Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Өч кешелек бәйрәм

Кызыл Тау авылында урнашкан берни белән дә аерылып тормаган кечкенә генә йортта берьюлы өч вакыйга булды. Ул көнне Хәлимә Мәхмүтова өенә күп кунак җыелды. Иртәдән үк өстәл әзерләделәр. Барлык туганнары, балалары, оныклары, күршеләре, дуслары җыелды. Район кунаклары да килде. - Хөрмәтле Хәлимә Вәлиулловна, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм сәбәпчесенә район...

Кызыл Тау авылында урнашкан берни белән дә аерылып тормаган кечкенә генә йортта берьюлы өч вакыйга булды.

Ул көнне Хәлимә Мәхмүтова өенә күп кунак җыелды. Иртәдән үк өстәл әзерләделәр. Барлык туганнары, балалары, оныклары, күршеләре, дуслары җыелды. Район кунаклары да килде.
- Хөрмәтле Хәлимә Вәлиулловна, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм сәбәпчесенә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин. - Район җитәкчелеге исеменнән чын күңелдән сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Ул РФ Президентының өлкән буын вәкилләренә юлланган котлау хатын укыды, чәчәкләр, истәлекле бүләк, күчтәнәч тапшырды. Тик котлаулар моның белән генә тәмамланмады. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдереп, Юныс Гиляҗ улы Хәлимә Мәхмүтовага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" юбилей медале тапшырды.
Ветеран гомере буена да мондый хөрмәт күрмәгән. Яшьлегендә колхозда эшли, кул белән икмәк чәчә, ура, туган хуҗалыгының чәчәк атуы өчен көчен кызганмый. Туксан еллык гомерендә бөтен авырлыкларны татырга өлгерә. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрә. Биш бала үстереп, кеше арасына чыгара. Хәзер балалары, оныклары һәрдаим аның янына кайтып, хуҗалыкта булышалар, бакчада эшлиләр.Йорт хуҗабикәсен чын күңелдән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин тәбрикләде. Хәлимә апа өендә җыелган кунаклар тагын ике бүләк тапшыру шаһиты булдылар. Юныс Хәмидуллин Кызыл Тауда яшәүче 88 яшьлек Наҗия Мәхмүтовага һәм 82 яшьлек Рәйсә Гөбәйдуллинага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" медальләрен тапшырды. Бәйрәм бик матур килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев