Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмгә әверелгән юбилей

    Кече Сөнчәле авылы - районның көньяк өлешендәге соңгы нокта. Монда 120дән артык кеше яши. Халкы бердәм, дус, мәнфәгатьләре дә уртак. Гаилә тантаналары, юбилейлар, туйлар - бөтен авыл халкы өчен зур вакыйга. Авылның иң өлкән кешесе Нина Ивановага 90 яшь тулган көнне аның өенә Кече Сөнчәле авылының барлык өлкән кешесе җыелды....

    Кече Сөнчәле авылы - районның көньяк өлешендәге соңгы нокта.

    Монда 120дән артык кеше яши. Халкы бердәм, дус, мәнфәгатьләре дә уртак. Гаилә тантаналары, юбилейлар, туйлар - бөтен авыл халкы өчен зур вакыйга. Авылның иң өлкән кешесе Нина Ивановага 90 яшь тулган көнне аның өенә Кече Сөнчәле авылының барлык өлкән кешесе җыелды. Районнан рәсми затлар да килде.

    - Хөрмәтле Нина Петровна, район җитәкчелеге исеменнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез! - дип хезмәт ветеранына мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез, якыннарыгыз һәрвакыт сезне кайгыртып яшәсеннәр!

    Ул РФ Президенты Путинның бәйрәм котлавын укыды, район исеменнән гөлләмә, күчтәнәчләр тапшырды. Әлеге тантанада катнашкан күпсанлы ахирәтләре сөенеп алкышладылар. Тантана гаеплесе котлауларны, теләкләрне рәхмәт әйтеп кабул итте:

    - Чиксез рәхмәт сезгә, үзегезне дә сәламәтлек, бәхет ташламасын, озын гомер итегез! - диде ихслас рәхмәтләрен яудырып әби.

    Ветеранны социаль яклау бүлеге мөдире Наил Вәлиуллин, Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова да котладылар.

    Ул гомере буена шул йортта яшәгән. Кызын үстереп, олы тормыш юлына бастырган. Бер ялгызына баласын тәрбияләп үстерү, хуҗалык алып бару, бөтен ир-ат эшен җигелеп тарту җиңел булмый, әлбәттә. Колхозда хезмәт куя - хисапчы, үлчәүче, тракторчылар бригадиры, төрле эшләрдә эшли. Ул буын кешеләренең барысы да үзләренең яшьлекләрен авыл хуҗалыгы производствосына багышлыйлар. Юбиляр әби бүгенге көндә үзе генә яшәсә дә ялгыз түгел, әйләнә-тирәсендә игелекле кешеләр бихисап. Кызы Валентина белән кияве Тольятти шәһәрендә гомер кичерсәләр дә, әниләрен ташламыйлар, җәйне биредә үткәрәләр, оныкларын да алып кайталар. Нина Петровнаны социаль хезмәткәр Нина Давыдова карый. Алар 18 ел бергә, туганлашып беткәннәр инде. Юбилейга икенче социаль хезмәткәр Римма Филиппованы да чакырып, табынны бергә әзерләгәннәр. Бу көнне Нина Петровна өендә кунаклар күп булды. Төштән соң өлкән буынны яшьләр алмаштырды. Тантана гаеплесе адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ә бәйрәм табыны артында чуаш җырлары озак тынмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: