Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәйрәм көненә туры килгән юбилей

Зинаида Ивановна Селиванова үзенең юбилеен Халыкара хатын-кызлар көнендә билгеләп үтә. Ул Беловка авылында туып үсә. Танылган чуаш язучысы Николай Полоруссов-Шелебиның бертуганының кызы ул. Аның тыйнак, акыллы һәм тәртипле булуы күзгә ташланып тора. Балалары һәм оныклары да иҗади һөнәрләрне сайлаганнар. Яшьтәшләре кебек үк, Зинаида Ивановна да 13 яшеннән колхозда эшли башлый....

Зинаида Ивановна Селиванова үзенең юбилеен Халыкара хатын-кызлар көнендә билгеләп үтә.
Ул Беловка авылында туып үсә. Танылган чуаш язучысы Николай Полоруссов-Шелебиның бертуганының кызы ул. Аның тыйнак, акыллы һәм тәртипле булуы күзгә ташланып тора. Балалары һәм оныклары да иҗади һөнәрләрне сайлаганнар.
Яшьтәшләре кебек үк, Зинаида Ивановна да 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш вакытында урман хәзерләү, торф чыгару эшләрендә катнаша. Аның әтисе сугышта вафат була. Фронттан килгән хатлар әле дә саклана һәм гаилә ядкаре булып тора.
Зинаида Ивановна 1945 елның 9 май көнен яхшы хәтерли.
- Без аланда туп уйный идек, - дип сөйли юбиляр. - Яңа Үзи авылы хатын-кызлары Иске Тимошкино базарыннан кайтып киләләр. "Сугыш бетте, сугыш бетте", - дип шатланып кычкырдылар алар. Без дә бу сөенечле хәбәр белән уртаклашыр өчен өйгә йөгердек.
34 яшендә алты бала белән тол калган Николай Дмитриевичка кияүгә чыга. Уртак кызлары Марина дөньяга килә. Әмма гаилә бәхете озакка сузылмый. 5 елдан ире якты дөньядан китә. Зинаида Ивановна бөтен балаларны тәрбияләп, аякка бастыра. Барысы да белемле булсын дип тырыша. 14 оныгы һәм 17 оныкчыгы әбиләрен бик яраталар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров юбилярга исәнлек-саулык, иминлек теләде.
- Авыр заманнарны үз иңегездә кичергәнсез, әмма намуслы хезмәткә, игелекле эшләр кылуга һәм гаделлеккә ышанычыгызны югалтмагансыз, - дип белдерде Сергей Витальевич. - Сезгә ныклы исәнлек, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.
Хакимият вәкиле Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. Котлауларга Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов тә кушылды. Зинаида Ивановнаны котларга балалары һәм оныклары да кайткан. Алар әниләренә, әбиләренә кайгыртуы һәм йөрәк җылысы өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
- Мин матур тормыш кичердем, - дип сөйли бәйрәм гаеплесе. - Авырлыклар да аз булмады, әлбәттә. Әмма бүгенге тормышыбыз бер дә зарланырлык түгел. Өйдә җылы, якты, бөтен уңайлыклар да бар. Бу турыда без хыяллана да алмадык хәтта.
Шундый игътибар һәм хөрмәттән аның күңеле нечкәрде, ул котлауларга рәхмәт итеп кунакларга озын гомер, бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев