Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Булдыклы җитәкче

Педагогикада төрле юнәлешләр күп, шуларның кайсын сайлауны, нигездә, уку бинасы җитәкчесе билгели.

Безнең уку йорты – универсаль технологияләр техникумы белән соңгы унбиш ел дәвамында Аюпов Фәрхат Фаат улы җитәкчелек итә. Үзе дә башлангыч һөнәри белемне әлеге уку йортында алган директор, студент тормышын эчтән белә.

Яңа вазыйфада эшкә тотынганда, ул уку йортының төп максаты – районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен квалификацияле белгечләр әзерләү икәнлеген яхшы аңлады. Аңлау бер эш, ә моны кыска вакыт эчендә ничек тормышка ашырырга соң? Матди база да мактанырлык түгел, уку бинасына да, тулай торакка да ремонт кирәк. Укучыларның дисциплинасы да шәптән түгел, яшәү шартлары да бик начар. Тәҗрибәле белгечләр җитми, педагогик кадрларның еш алмашынып торуы күзәтелде. Дәүләт тарафыннан бирелгән акча, нигездә, хезмәт хакын түләү өчен генә җитә иде. Районда җитештерү предприятиеләре, колхозлар һәм совхозлар үз эшчәнлекләрен туктаттылар. Мондый катлаулы шартларда да, ни генә булмасын, мәгариф учреждениесенең ябылуына юл куймаска кирәк иде.

Иң башта акча эшләп табарга өйрәнергә кирәк. Әмма ничек? Ни рәвешле?

Ул вакытта техникумның укучыларның укыту-гамәли эшчәнлеге өчен бүлеп бирелгән 465 гектар җире бар иде. Әмма аннан уңыш алу өчен техника, ягулык, орлыклар, ашлама һ.б. кирәк.

Ул боларның барысына да кул селти алган булыр һәм моның өчен аны беркем дә хөкем итмәс иде, тик кыенлыклар алдында тез чүгү Фәрхат Аюпов холкына хас сыйфат түгел. Бу хәлдән ничек чыга алганын ул үзе дә, бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

Акрынлап авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керемнәр арта башлады. Бүгенге көндә техникум хуҗалыгында 300 баш терлек бар, ә ул бу вазифага керешкәндә терлекчелек тармагы турында сүз дә була алмый иде.

Авыл хуҗалыгы җирләре 465 гектардан 2465 гектарга кадәр артты һәм бүгенге көнгә бөртеклеләрнең уртача уңышы 35 центнер тәшкил итә. Техникумның ярдәмче хуҗалыгы укучылар табынын кирәкле барлык яшелчәләр белән тәэмин итә. Техникумның автопаркы да зурайды – урып-җыю вакытында төрле модификациядәге 4 комбайн, йөк автомобильләре, кыр эшләрен башкару һәм терлек азыгы әзерләү өчен тулы комплектлы тракторлар эшли. Техника, нигездә, иске һәм яңартуны таләп итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм яшелчә сатудан кергән акча, нигездә, эчке ихтыяҗларга юнәлдерелә. Алар директорның уку корпусларын, ашханәне, гаражны, тулай торакларны ремонтлау, яңа гардероб, автодром, йөгерү юлы, ике гараж төзү планнарын тормышка ашыру өчен җитмәс иде. Әмма бу планнар аңа тынычлык бирмәде. Боларның барысын да ничек тормышка ашырырга? Хәер, җавап ачык – зур акчалар кирәк. Ул төрле министрлыкларга ничә тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, җавап бер булды: «Көтегез!».

Шулай да акча бүлеп бирелде. Фәрхат Фаат улы сүзләренә караганда, бу эштә аңа республика Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән мөрәҗәгать иткән район башлыгы Камил Гилманов зур ярдәм күрсәтте.

Хезмәттәшләре алдында чыгыш ясаганда ул: “Мин, һичшиксез, техникумнан кечкенә Швейцария ясаячакмын!”, дип бер генә тапкыр кабатламады. Һәм моңа иреште дә.

Танылган педагог Антон Макаренко яшүсмерләрне тәрбияләүдә үз теориясен булдырган педагог-тәрбияче. Ул хезмәт белән тәрбияләүдән тора. Безнең директорның тәрбияләү методикасы да аның теориясенә якын.

Ул бигрәк тә студентларга карата зур кайгыртучанлык күрсәтә. Алар тулай торакта бушлай яшиләр, ашханәдә тукланалар, машина йөртү хокукы алалар, ел саен каникуллар вакытында Казан шәһәренә баралар, бәйрәм пакетлары алалар. Техникумда спорттагы уңышлары һәм иҗтимагый һәм мәдәни тормышта катнашканнары өчен студентларны акчалата премияләр белән бүләкләү күркәм гадәткә әверелде.

Ул өлкәннәргә, техникум ветераннарына аерым хөрмәт белән карый. Озак еллар район кулланучылар җәмгыятендә шофер булып эшләгән, хәзерге вакытта Яңа Кармәт авылы мулласы вазыйфаларын башкарган әтисе Фаат Хәбибрахман улы, мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән, 65 яшендә бакыйлыкка күчкән әнисе Кибра Сәйфетдин кызы аңа шундый тәрбия биргәннәр. Ул: «Мин әти-әни йортының ишек тоткасына кагылганда, һәрчак әниемне искә алам...», – дигән сүзләрне еш кабатлый. Бу аның йөрәк түреннән чыккан, әнисенә ярату

хисләре белән әйтелгән ихлас сүзләр. Алар алты бала тәрбияләнеп үскәннәр, Фәрхат гаиләдә – иң өлкәне.

Фәрхат Фаат улы белән Алия Вилгин кызы 38 ел бергә иңгә-иң куеп тату гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Фәрит, икенчесе Фәнгат – нефтьче, ә кызлары Адилә КФУны тәмамлап, Казан шәһәрендә эшли. Ике оныгы – Эльвина белән Фидан турында ул аларның уңышлары, буш вакытларын ничек уздырулары турында яратып сөйли, тик моңа вакыты гына аз кала аның.

Тормышта төрле хәлләр була: үпкәләүләр дә, шатлыклар да, күтәрелүләр дә, төшүләр дә, гайрәт кайткан чаклар да. Безнең коллектив барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле, чөнки аны үз эшенә җаваплы карашы белән рухландыра ала торган кеше җитәкли. Ул техникумның чәчәк атуы өчен барысын да эшли һәм аның урынында башка җитәкчене күз алдына да китереп булмый.

Фәрхат Фаат улын 60 яшьлек юбилее белән котлап, без аңа сәламәтлек, озын гомер, иң кыю идеяләрне тормышка ашыруын һәм алга таба да уңышлар телибез!

 

Хөрмәт белән техникум коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев