Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бөтен район халкына матур кием теккән

Аксубайда яшәүче Зоя Демидовага 90 яшь тулды.

Юбилярны юбилее белән котларга дип район җитәкчелеге вәкилләре килде.

- Хөрмәтле Зоя Яковлевна, хезмәтегез белән сез район үсешенә зур өлеш керттегез, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Сезнең буын ил өчен гаять авыр елларда күп сынаулар узды һәм бүгенге көндә дә Сез  фидакарьлек үрнәге булып торасыз. Безнең янәшәбездә шундый кешеләр яшәвенә без чын күңелдән шатбыз. Зоя Яковлевнаның ике кызы - Нина һәм Зинаида Петровналар  катнашында ул Россия Федерациясе 

Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкиленә җибәрелгән Котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.  

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков та юбиляр әбигә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Йорт хуҗабикәсе шундый игътибарга сөенеп, кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Өстәл артында алар үткән һәм бүгенге тормыш  турында сөйләштеләр.

– Безнең әби-бабайларыбызга, әти-әниләребезгә хәзерге заманча тормышны күрсәтәсе иде, - диде уйчанланып  Зоя Яковлевна. – Бүген без бик әйбәт яшибез.  

Язмыш Зоя Яковлевнаны күп сыный, ул бик күп фаҗигале мизгелләрне кичергән шәхес. Җиде яшьтән әнисез кала. Сугышның авыр елларында ничек исән калганына һаман да гаҗәпләнә әби. Ветеранның хәтере шулкадәр яхшы, хәтта дистә елдан соң да, элек булган бик күп вакыйгаларны хәтерли. Әмма ул үзе турында түгел, ә тормыш иптәше Петр Константинович  белән ярты гасырдан артык дус һәм тату яшәүләре турында күбрәк сөйләде.

Ире ун ел элек вафат булуына карамастан, аның истәлеге шушы йортта һаман яши.Йорт иренең оста куллары белән төзелгән, анда ике кыз һәм бер уллары үскән, бүгенге көндә дә бу өй әйбәт һәм нык әле. Юбилей өстәле артында хуҗаны бик сагынып искә алдылар.  

Зоя Яковлевна районда танылган кеше. Ул дүрт дистә елга якын район көнкүреш идарәсендә  тегүче-кисүче булып эшләгән. Совет чорында, кибетләрдә яхшы кием дефицит булганда, КБО тегү цехы халык арасында бик популяр була. Кешеләр аңа заказ белән кием тегәргә мөрәҗәгать иткән. Әйтергә кирәк, бөтен район ул теккән киемнәр белән киенгән дияргә була.  

Зоя Яковлевна өчен юбилей көне дулкынландыргыч мизгелләрдә узды: рәсми кунаклар белән истәлекләр дә шактый яңартылды...  Зоя әби бүгенге көндә дә бик бәхетле, чөнки аның янәшәсендә кайгыртучан һәм игътибарлы яраткан кызлары бар.  

Алар - Аксубай балаларының хөрмәтле, яраткан педагоглары.  Аларның хезмәт юлы да, ата-аналарыныкы  кебек үк, район өчен нәтиҗәле һәм әһәмиятле. Нина Петровна һәм Зинаида Петровна әниләренең сәламәтлеген һәм күңел тынычлыгын саклап торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев