Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бүләк иясен тапкан

    Бүгенгесе көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 34 ветеран яши. Алар арасында Сабир Гатауллин да бар. Ветеранга 93 яшь, ә хатыны аңардан дүрт яшькә кечерәк. Алар тумышлары белән Яңа Кармәт авылыннан булсалар да, егерме елдан артык инде Аксубайда яшиләр. Балалары һәм оныклары бәхетенә, Гатауллиннарга Ходай Тәгалә озын гомер бүләк иткән....

    Бүгенгесе көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 34 ветеран яши.

    Алар арасында Сабир Гатауллин да бар. Ветеранга 93 яшь, ә хатыны аңардан дүрт яшькә кечерәк. Алар тумышлары белән Яңа Кармәт авылыннан булсалар да, егерме елдан артык инде Аксубайда яшиләр. Балалары һәм оныклары бәхетенә, Гатауллиннарга Ходай Тәгалә озын гомер бүләк иткән. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар үз-үзләрен карарлык хәлдә әле. Дус-тату, бер-берсенә терәк булып яши бирәләр алар. Бөтен ил өчен аеруча михнәтле булган сугыш елларын куркыныч төш кебек кенә искә алалар.

    Сабир Гатауллинга унбер яшь тулгач, репрессия корбаны булган әтисе төрмәдә үлә (дини фикерләре өчен). Авыру әнисенең кулында биш бала кала. Иң өлкәне Сабир булганлыктан, ул әнисенең төп терәгенә әверелә. Тормыш яшүсмерне чабата үрергә дә өйрәтә. Бер атнада Сабир егерме пар чабата үрә башлый. Аларны саткан акчага он алып кайта. Шул рәвешле гаилә ачлыктан котылып кала. 16 яшеннән колхозда эшли башлый. 1941 елның апрель аенда егетне армиягә алалар. Сугыш башлану белән хәрби төзүчеләрне көнбатышка блиндажлар төзергә озаталар. Шул җирләрне бомбага тоткан вакытта Сабир Гатауллинның аягы яралана. Ә аннан соң госпитальдә, өйдә дәвалана. 1942 нче елда аны Казан-Сталинград юлын төзергә җибәрәләр.

    Дошман шәһәр читенә үк килеп җитә, шуңа да шәһәрне үзәк белән иң кыска юл тоташтырырга тиеш була. Әлеге әйтеп аңлата алмаслык авыр эшне ветеран бүген дә оныта алмый. Ачтан үлмәс өчен, чабата үреп, аларны ашамлыкка алмаштыралар. Көзен беренче составлар җибәрелә. Менә шушы юл Сталинградны дошман кулына бирмәүдә хәлиткеч роль уйнаган да инде.

    -Бу җиңүгә мин дә үземнең өлешемне керттем,-дип сөйли ветеран. -Юл төзегәндә күпме кешенең гомере өзелде?!
    Сабир Таһир улы беренче Украина фронтында зенитчы булып хезмәт итә. Ул тимер юл составларын дошман самолетларыннан сакларга тиеш була. Немец бомбардировщиклары белән зенитчылар арасындагы сугышлар әле дә хәтерендә. Шундый бәрелешләрнең берсендә ул дошман самолетын бәреп төшерә, тик үзе дә яралана. "Хәрби казанышлар өчен" медале ветеранны дистәләгән еллардан соң эзләп таба.

    Госпитальдә дәваланганнан соң, якташыбызны Карелия фронтына җибәрәләр. Җиңүне ул Мурманскта каршы алган. 1945 елның октябрендә өенә әйләнеп кайта, гаилә кора. Сугышка кадәр хисапчы һөнәрен үзләштергән була, колхозда шул эшне алып бара, икмәк пешерү йорты мөдире була. Элеккеге ПМК-869да икътисадчы булып эшләгән Сабирны авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре дә яхшы хәтерлиләр. Лаеклы ялга чыкканчы, алты ел дәверендә, ул дуңгызчылык комплексында баш хисапчы булып эшли.
    Тормыш иптәше Хәдичә Нәмәтулла кызы белән алар дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар оныкларына карап сөенеп туя алмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: