Бәхет – яраткан балаларда
Кеше өчен балалары һәм оныкларының кайгыртуын һәм кадер-хөрмәтен тоеп яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр дөньяда.
Карасу авылында яшәүче хезмәт ветераны Суфия Нигмәтуллинаның тормышы нәкъ менә шулай корылган. Әни – зур гаиләдә иң кадерле һәм газиз кеше.
21 мартта аңа 80 яшь тулды. Уллары, кызлары һәм оныклары кадерле кешеләренең туган көнен, якты тантана буларак, сөенеп көтәләр. Бала вакыты сугыш елларына туры килә. Әтисе фронтта һәлак була. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, алга таба укырга теләге зур булса да, мөмкинлек булмый – әнисенә ярдәм таләп ителә. 14 яшеннән колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Буыннары да ныгып җитмәгән кыз бала бөтен авырлыкларга түзә.
Язмышы аңа мәрхәмәтле була: яхшы күңелле, ышанычлы егет – Юныс Нигмәтуллинга кияүгә чыга. Ире механизатор булып эшли, ә Суфия Шиябетдин кызы гомерен терлекчелеккә багышлый, һәрвакыт алдынгылар сафында була. Суфия әби тормыш иптәше белән 56 ел бәхетле, матур тормышта яши. Биш балага гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәкләрендә хезмәтне сөяргә, нинди генә эшкә дә җаваплы карарга өйрәтеп тәрбияләп үстерәләр.
Уллары да, кызлары да мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыйлар, өйдә дә, колхоз эшендә дә беренче ярдәмчеләр булалар – басуда җәен гектарлап чөгендер эшкәртәләр, көзен аны кул белән чистартып, озаталар. Гаилә хуҗабикәсе үзенең югары белем алу хыялын үз балаларында тормышка ашыра. Кызлары Гөлфия белән Әлфия – мөгаллимнәр, Усман белән Галим авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, терлекчелек тармагы белгечлеген үзләштергәннәр, Гали медик һөнәрен сайлаган, ул озак еллар район үзәк хастаханәсендә хезмәт куйды.
Нигмәтуллиннарны районда үз эшләренең осталары буларак бәялиләр. Әти-әни гаилә мөнәсәбәтләрендә дә балаларына үрнәк булган. Өйләрендә һәрчак үзара аңлашу, тыныч мохит хөкем сөргән. Кызлары да, уллары да, тормышта бары тик тырыш хезмәт белән генә уңышларга ирешеп була, дигән чынбарлыкны бала чактан ук күңелләренә сеңдереп үскәннәр.
– Без беркайчан да әти белән әнинең ачуланышканнарын, үпкәләшкән вакытларын күрмәдек, – дип сөйли Гөлфия. – Гаилә кыйммәтләре өчен без әти-әниебезгә мең-мең рәхмәтле. Өч ел элек гаилә башлыгы якты дөньядан киткән. Зур, иркен йортта әниләре ялгызы калган. Тик балалары аңа күңелсезләнергә бирмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев