Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәхетле картлык кичереп

Якыннарының кайгыртуын тоеп яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне күрү күңелле. Бу нисбәттән Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Гафиятова Зәйтүнә Мәүлет кызы бәхетле. Шушы көннәрдә аңа туксан яшь тулды. Олуг бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров һәм ветераннар советы рәисе тәбрикләде. Зәйтүнә әби гомере буена колхозда...

Якыннарының кайгыртуын тоеп яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне күрү күңелле.


Бу нисбәттән Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Гафиятова Зәйтүнә Мәүлет кызы бәхетле. Шушы көннәрдә аңа туксан яшь тулды. Олуг бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров һәм ветераннар советы рәисе тәбрикләде.

Зәйтүнә әби гомере буена колхозда эшләгән. Унөч яшендә әни назыннан мәхрүм кала. Сеңлесе турында кайгырту аның җилкәсенә төшә. Сугыш башлангач кырда көнне төнгә ялгап бил бөгә.

1947 елда сугыш михнәтләрен күргән фронтовик Мәхмүт Гафиятов туган авылына кайта. Яшьләр бер-берсен ошаталар һәм үзләренә оя коралар. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бер-берсенә ярдәмләшеп, дус-тату гомер кичерәләр. Тормыш иптәше 86 яшендә бакыйлыкка күчә. Хәзер Зәйтүнә әби Яңа Ибрайда, кызының зур, мәһабәт өендә гомер кичерә. 16 оныгы һәм 12 оныкчыгы сөендерә аны. Озак яшәү серен Зәйтүнә Мәүлет кызы Ходай Тәгаләнең мәрхәмәтле булуыннан күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев