Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәхетле гаилә

Ходай тәгалә адәм балаларын парлы итеп яраткан. Кемнеңдер пары балачактан бергә уйнап үскән күрше кызы яки егете булса, кемдер үз парын язмышның әйләнечле юллары аша йөреп табып ала. Чит туфракта, ят мохитта үскән әлеге ике гашыйк табышып, кавышып, икесе бер җан булып, тирә-юньдәге кешеләрне сокландырып шундый матур итеп яши башлыйлар,...

Ходай тәгалә адәм балаларын парлы итеп яраткан. Кемнеңдер пары балачактан бергә уйнап үскән күрше кызы яки егете булса, кемдер үз парын язмышның әйләнечле юллары аша йөреп табып ала.


Чит туфракта, ят мохитта үскән әлеге ике гашыйк табышып, кавышып, икесе бер җан булып, тирә-юньдәге кешеләрне сокландырып шундый матур итеп яши башлыйлар, аларны күргәч ирексездән "Сөбханалла, күз тия күрмәсен!", - дип әйтеп куясың.
Яңа Дума авылында әнә шундый соклангыч пар - Алсу һәм Җәүдәт Вәлиуллиннар яши.
Җәүдәт Яңа Дума авылы егете. Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Шул ук факультетка Тукай районы Әзнәкәй авылы кызы Алсу да укырга килә. Тыйнак, сөйкемле бу чибәр кыз белән Җәүдәтнең ике туганы чая Фаягөл беренче көннәрдән үк дуслашып китәләр. Ә Җәүдәт һәр эштә, киңәштә-аларның уң кулы була. Тора-бара бу дуслык мәхәббәткә әверелә һәм бишенче курсны тәмамлагач, алар өйләнешеп, Җәүдәтнең туган авылына, төп йортка кайтып төпләнәләр. Институтны кызыл дипломга бетергән Алсу - Яңа Дума мәктәбенә, ә Җәүдәт- күрше Карасу авылы мәктәбенә математика-информатика укытучысы булып билгеләнә.
Яшьләр мәктәпкә яшьлек энергиясе, яңалыклар алып киләләр һәм укучыларда да әлеге төгәл фәннәргә мәхәббәт уяталар.
Тора-бара Җәүдәткә дә Яңа Дума мәктәбендә урын табыла. Берничә елдан ул үзе укыган мәктәпкә директор итеп билгеләнә.
Бергәләп тартканда әлеге эшнең дә авырлыгы кимегән сыман тоела, сөекле Алсуы аңа һәр эштә ярдәмче була. Бәхетләрен түгәрәкләп уллары Булат туа, ә күптән түгел генә гаиләгә яңа шатлык өстәп, нәни кызлары Алия дөньяга аваз салды.
Алсу белән Җәүдәт салган мәктәп сукмагыннан бүген 1 нче сыйныфта укучы Булат атлый. Әбисе Разиянең хәер-догасы белән һәр көнне белем дөньясына ашыга ул. Бәлки, ул да әти-әнисенең һөнәрен сайлап, киләчәк буын балаларга белем бирер, чөнки аның тамырында да атаклы Думавиның нәсел каны ага бит.
Ә бүген бу гаилә үзләре салган яңа, иркен, матур йортта әбиле-бәбиле йортта була торган күңелле мәшәкатьләр белән тыйнак кына гомер итеп яталар.
Без дә аларга гаилә бәхетләренең гомерле булуын, Алсу Шакирҗан кызы һәм Җәүдәт Әсхать улының балалар күңеленә салган белем орлыклары матур итеп чәчәк атып, файдалы җимешләр бирүен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иңне – иңгә куеп