Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәхетле гаилә

    Быелгысы ел Аксубай бистәсендә яшәүче Ильмухиннар гаиләсе өчен аерым истәлекле. Аларның иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлауларына 50 ел тулды. Бераз алданрак кына гаилә башлыгы Александр Степановичка - 75, хуҗабикә Валентина Андреевнага 70 яшь тулды. Тормышларындагы төп вакыйга - "алтын" туй барлык балаларын, оныкларын, якыннарын һәм туганнарын районның ЗАГС бүлегенә җыйды....

    Быелгысы ел Аксубай бистәсендә яшәүче Ильмухиннар гаиләсе өчен аерым истәлекле.

    Аларның иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлауларына 50 ел тулды. Бераз алданрак кына гаилә башлыгы Александр Степановичка - 75, хуҗабикә Валентина Андреевнага 70 яшь тулды. Тормышларындагы төп вакыйга - "алтын" туй барлык балаларын, оныкларын, якыннарын һәм туганнарын районның ЗАГС бүлегенә җыйды.

    Александр һәм Валентина үзләренең язмышларын моннан төп-төгәл 50 ел элек Башкортостан АССРның ерак авылларының берсендә бәйлиләр. Бирегә Марпосад техникумын тәмамлаган Александр Ильмухин юллама буенча эшкә килә.

    Бу юлы да ЗАГС бусагасын атлап кергәндә аларның дулкынлануы сизелеп торды. ЗАГС хезмәткәрләре юбилярларны "яшь парлардай" тантаналы рәвештә теркәделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Александр Степанович һәм Валентина Андреевна, күркәм йоланы үтәп, алтын балдаклар алмаштылар һәм мактаулы Юбилейлы туйлар китабында язу калдырдылар.

    Юбилей бәйрәм ителгән көн программасы шатлыклы-сөенечле сюрпризларга бай булды. Бу гаилә тормышындагы үзенчәлекле дата.

    Ильмухиннар үз бәхетләрен үзләре төзиләр, бер-берсен хөрмәт итеп, ярты сүздән аңлап, балаларына лаеклы тәрбия биреп, оныкларын яратып-сөеп яшиләр.

    Аларның гаиләсе искитмәле. Дүрт балага гомер бүләк итәләр. Александр Степановичның әнисе алар белән чирек гасыр гомер кичерә, аны да хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Гаилә башлыгы 45 ел гомерен урманнарны яклау һәм саклау эшенә багышлады. Ул - урманчылык тармагының тере тарихы. Валентина Андреевна лаеклы ялга кинофикация тармагыннан китте. Балалары да - әти-әниләренең горурлыгы. Һәркайсына лаеклы тәрбия, белем биргәннәр Ильмухиннар. Өлкән кызлары Ирина үзенең язмышын Санкт-Петербург шәһәрендә тапкан. Алевтина гаиләсе белән Чирмешәндә яши, һөнәре буенча - медик. Уллары Андрей әтисенең сукмагыннан киткән. Ул - урман хуҗалыгы инженеры, Аксубай урманчылыгының иң алдынгы, перспективалы хезмәткәрләреннән берсе. Тормыш иптәше Оксана белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, әти-әниләре белән күршедә генә яшиләр. Иң кече кызлары Вера да Аксубайда, ике бала тәрбияли. Ул - иминият кампаниясе директоры. Ата-ана фатихасы алган балаларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, гаиләләрендә тәртип, яраткан һөнәрләре буенча хезмәт куялар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: