Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бүген дә сафта

    Педагогика хезмәте ветераны Иван Романовка 90 яшь тулды. Ул утыз ел авыл мәктәбендә укучыларга хезмәт дәресләре бирә. Ветеран бала чагыннан ук хезмәтне сөяргә өйрәнеп үсә - җиде яшендә җәйге чорда колхозда эшли. Мәктәпне тәмамлагач Алабугада ветеринар һөнәрен үзләштерә. Төрле елларда Үзбәкстанда, Уралда хезмәт куя. Гыйлемле фельдшер буларак кына түгел, "алтын...

    Педагогика хезмәте ветераны Иван Романовка 90 яшь тулды.

    Ул утыз ел авыл мәктәбендә укучыларга хезмәт дәресләре бирә. Ветеран бала чагыннан ук хезмәтне сөяргә өйрәнеп үсә - җиде яшендә җәйге чорда колхозда эшли. Мәктәпне тәмамлагач Алабугада ветеринар һөнәрен үзләштерә. Төрле елларда Үзбәкстанда, Уралда хезмәт куя. Гыйлемле фельдшер буларак кына түгел, "алтын куллы" оста буларак та таныта үзен. Кече ватанына кайтып төпләнгәч, колхозда ветфельдшер, төзелеш остасы булып эшли.

    - Хезмәткә өйрәтү укытучысы мәктәптән киткәч, мине чакырдылар. Ул вакытта Савруш мәктәбе урта мәктәп иде, тирә-як авыллардан, хәтта күрше Чистай һәм Алексеевск районнарыннан да 400ләп укучы белем алды, - дип искә алып сөйли мөгаллим. - Мәктәп казанышлары, укучылары белән гөрләп торды - алар Россиянең төрле почмаклары буйлап таралыштылар, туган төбәкләренә кайтсалар, хәлне белми калмыйлар.

    Иван Никифорович - районда ихтирамга лаек педагог кына түгел, аны алтын куллы кеше буларак та яхшы беләләр. Шуның өстенә ул умартачы да, бүген дә бал кортлары тота. Зур гаилә башлыгының биш баласы, тугыз оныгы, тугыз оныкчыгы. Алар арасында хәрбиләр дә, эшкуарлар да, педагоглар да бар. Алар Самара, Мәскәү, Түбән Кама шәһәрләрендә яшиләр... Юбилей көнне алар үзләре туып-үскән нигездә җыелдылар, әтиләре, бабаларына сәламәтлек, имин картлык теләделәр. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Савруш авыл җирлеге башлыгы - юбилярның укучысы Андрей Кузьмин да мәгариф тармагы ветеранына котлауларын, теләкләрен ирештерделәр.

    Ветеран әтисе эзеннән китеп, үзен педагогикага багышлаган кызы Вера Ивановна тәрбиясендә яши.

    - Әти бүген дә - өйдә командир, барысы да ул теләгәнчә булырга тиеш, - дип ярым шаяру белән сөйли Вера Ивановна. - Малларны, умарталарны үзе тәрбияли, безгә дә кул кушырып утырырга ирек бирми.

    Ветеранның авылда хөрмәтле кеше булуын әйтеп торасы да юк, без юбилярны котлаган арада күршеләре, бүләкләр күтәреп, бер-бер артлы килеп тордылар. Залда зур табын корылган иде, ерактан туганнары һәм якыннарының кайтуын да көттеләр. Үзеңнең кирәкле кеше булуыңны тоеп, намус кушканча яшәү бәхет түгелме. Авылдашлары Иван Никифорович турында, ул бүген дә сафта, киңәш-табыш сорарга бүген дә аңа киләләр, дип шатланып сөйлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: