Аксубаево
  • Рус Тат
  • Безнең язмышлар һәм юллар акушерка кулыннан башлана

    Яңа тормыш бүләк итүнең зур бәхет булуын Людмила Колесникова ишетеп кенә белми.

    Мөгаен, ул үзенең туган көнен юкка гына Халыкара хатын-кызлар көнендә билгеләп үтмидер. Кешеләрне, хатын-кызларны, балаларны ярату һәм ярдәм итү – Людмила Колесникованы гомере буена озата килгән күркәм сыйфатлар.

    Мәктәпне “бишле”гә генә тәмамлаган кыз Чистай медицина училищесына укырга керә. 1978 елның 1 апрелендә ул Аксубайга кайта һәм менә инде 42 ел акушерка булып эшли.

    Людмила Колесникова сүзләренә караганда, һөнәр сайлавында ул бер генә тапкыр да үкенмәгән. Ә барысы да шуннан башлана: медицина училищесына килгәч кулына бала күтәргән хатын-кыз образы һәм «Безнең язмышлар һәм юллар акушерка кулыннан башлана» дигән сүзләр язылган стендны күреп ала. Бу сүзләр күңеленә нык үтеп керә һәм хәтерендә сеңеп кала – икеләнеп тормыйча документларын «бүлек акушеркасы» белгечлегенә тапшыра.

    Людмила Игнатьевна 42 ел буена Аксубай район үзәк хастаханәсендә эшли! Аңа 3 елдан артык табибсыз, пациентларны кабул итеп һәм бер үк вакытта стационарда да эшләргә туры килә. Әмма яраткан эш урыныннан китми, моның өчен ул, үзенә һәрчак ярдәм иткән, киңәшләре белән булышкан хирурглар – Надежда Ивановна һәм Валерий Дмитриевичка рәхмәтле.

    Медицина училищесын тәмамлагач, барысы да аңа институтка керергә киңәш итәләр, тик Людмила Игнатьевна әти-әнисен ялгыз калдырырга теләми. Эштән соң һәр көнне фермада савымчы булып эшләүче әнисенә ярдәм итәргә йөри. Гаиләдәге алты баладан ул үзе генә Аксубайда калган була, шуңа күрә әти-әнисе турында кайгырту аның җилкәсенә төшә.

    Бары әнисе лаеклы ялга чыккач кына ул гаилә кора һәм ике бала табып үстерә. Ул әле ике оныгының яраткан әбисе дә.

    Акушерка эше – аның сәләте булуына беркем дә шикләнми.

    – Һәр сабыйны фамилиясе буенча гына түгел, исемнәрен дә хәтерлим, – дип елмая Людмила Колесникова. Яратып башкарган эш синең көчеңне, энергияңне ала алмый, ул тормышның аерылгысыз өлешенә әверелә, дип уртаклашты безнең белән акушерка.

    Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Людмила Колесникова Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да, район исеменнән дә күп тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Күптән түгел ул «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән күкрәк билгесенә лаек булды. Аның эшчәнлек елларында алган бүләкләрен алга таба да санап китеп булыр иде, әмма акушерка өчен иң төп бүләк – ул Аксубай районы хатын-кызларының эчкерсез рәхмәте, ышанычы!

    Алар аңа тормышларында иң кадерлесен – үзләренең һәм сабыйларының сәламәтлеген ышанып тапшыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: