Аксубаево
  • Рус Тат
  • Безнең яшьләр – булдыклы

    Редакциягә Татарстанның атказанган геологы, ветеран Роза Әбдрәшитова шалтыратты. - Мин ялгызым гына яшим һәм миңа күп очракта туганнарым, якыннарым һәм танышларымнан ярдәм сорарга туры килә. Чираттагы бураннардан соң мин өченче мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать иттем. Ишегалдымны кардан чистарту өчен 10 сыйныф укучылары - Ләйсән Яруллина һәм Анастасия Лаврентьева килгәч таң калдым,...

    Редакциягә Татарстанның атказанган геологы, ветеран Роза Әбдрәшитова шалтыратты.

    - Мин ялгызым гына яшим һәм миңа күп очракта туганнарым, якыннарым һәм танышларымнан ярдәм сорарга туры килә. Чираттагы бураннардан соң мин өченче мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать иттем. Ишегалдымны кардан чистарту өчен 10 сыйныф укучылары - Ләйсән Яруллина һәм Анастасия Лаврентьева килгәч таң калдым, - дип шатлыгы белән бүлеште Роза Шакир кызы. - Кызлар йортны тиз арада чистартып та куйдылар. Мин хезмәтләре өчен бүләклим дигәч, алар Аксубай районындагы "Волонтер" ирекле хәрәкәте әгъзалары булулары, ветераннарга һәм өлкән кешеләргә бушлай ярдәм итүләре хакында әйттеләр. Безнең районда патриотик тәрбия һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт югары дәрәҗәдә куелган. Безнең яшьләребез һәм укучыларыбыз - булдыклы һәм игелекле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: