Безнең якташ тынычлыкны яклаган
Һәр авылның, Россиянең һәр кече авылының горурланырлык кешеләре бар. Югары Баланда авылында, мәсәлән, тыныч вакытта хәрби хезмәт өчен бүләк алган кеше туып үскән.
Валерий 1951 елның октябрендә Александра һәм Петр Евграфовларның тату гаиләсендә дөньяга килә. Балачактан ук аңарда табигый кызыксынучанлык һәм төрле сәнгатьләргә һәвәслек сизелә. Валерий яхшы җырлый, шигырьләр укый, рәсем ясый, мәктәп спектакльләрендә чыгыш ясый, спорт белән шөгыльләнә. Укытучылар аны һәрвакыт аңа таянырга мөмкин булган өчен яраталар.
Һәм ул гомер буе шундый булып кала да. Саратов югары хәрби училищесында укыган вакытта да, Германиядә совет гаскәрләре төркемендә ракета бригадасы белән идарә итү системасын исәпләү башлыгы сыйфатында хезмәт иткәндә дә, СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш разведкасында һәм хәрби-дипломатик Академиядә укыганда да үз принципларына һәм хехмәткә карашына үзгәрешләр кертми.
Аннан соң Әфганстан сугышы... Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел узды, инде тулы бер буын үсеп чыкты. Алар өчен илебез тарихында булган сугышлар үткән заман сыман. Шулай да үсеп килүче буынга һәм безнең хәзерге яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә үрнәк итеп куярлык шәхесләребез булуы зур шатлык. Валерий Евграфов - шундый кешеләрнең берсе.
Әфганстан Демократик Республикасы һәм аннан гаскәрләрне ничек чыгару турында бик күп языла. Ә гаскәрләрне бу билгесез ил территориясенә кертү ничек барган соң? Бу хакта редакциягә соңгы тапкыр керүендә Әфган сугышы ветераны Рәшит Гәрәев менә ниләр сөйләгән иде:
– 1979 елның ноябрь ахырында безне, Төркестан хәрби округының мотоукчылар дивизиясе хәрби хезмәткәрләрен, тревога буенча күтәрделәр һәм хәрби комиссариатлар аша бөтен шәхси составны – солдат, сержант һәм офицерларны сафка бастырдылар. Ай дәвамында яңа форма белән тәэмин иттеләр, корал бирделәр һәм өйрәнүләр үткәрделәр. 28 декабрьдә командага тулы комплект сугыш кирәк-яраклары алырга фәрман килде. Бу бары тик бер нәрсәне генә аңлата ала иде - сугыш... 1979 елның 29 декабрендә, 23 сәгать 14 минутта безнең БТР дәүләт чиген узды. Бу сугыш шулай башланып китте…
Валерий Евграфов совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында оператив штаб башлыгы ярдәмчесе сыйфатында мәгълүмат җыю һәм анализлау белән шөгыльләнә. Аның эшенең максаты - хәрби операцияләр үткәргәндә хәрби эшчәнлекнең куркынычсызлыгын тәэмин итү иде. Аларның компетентлылык һәм җаваплылык белән эш итүе 1987 елның ноябрь азагыннан 1988 елның гыйнвар аена кадәр ике ай ярым дәвам иткән “Магистраль“ операциясенең уңышын билгели. Бу вакыт эчендә Хост округы күпъеллык блокадасы өзелә, радикаль исламчылар аны Әфганстан Демократик Республикасыннан аерып, 1987 елның көзендә бәйсез Ислам дәүләтен төзергә хыялланган була.
Әмма бу планнар турында Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты оператив штабына билгеле була... . Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты һәм Әфганстан Республикасының хөкүмәт көчләре частьләренең һәм кушылмаларының бу зур масштаблы операциясе Әфган-Пакистан чикләре янында урнашкан Пактия провинциясе янындагы үтеп йөрүе бик авыр булган тауларда бара.
Сугыш 150 километрга сузылган киң фронтта уза. Көнгә нибары 5-6 километр юл үтәләр. Оппозиционер-исламистлар иң заманча корал, шул исәптән “Стингерлар“ кулланып көрәшәләр. Кап-карадан киенгән оппозиционерлар тау кыяларының һәр ноктасында качып торалар кебек тоела. Аларны санап бетерерлек түгел ... Шундый шартларда да « Магистраль“ операциясе билгеләнгән вакытка үтәлгән.
Тарихи белешмә: «Магистраль“ операциясе -Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты һәм Әфганстан Демократик Республикасы Хөкүмәтенең Әфганстандагы Әфган-Пакъстан чикләре зонасында урнашкан “Сөләйман тавы“ тау массивында зур масштаблы һава-җир өсте хәрби операциясе. Сәяси хәлне тотрыкландыру, Әфганстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә ДРА дәүләт хакимиятен ныгыту максатыннан гомумгаскәр операциясе.
Хост округында бу операция күпъеллык хәрби һәм икътисад блокадасын өзү һәм кораллы оппозициянең бу округны Әфганстаннан аерып алып, әлеге территориядә 1987 елның көзендә бәйсез Ислам дәүләтен төзү планын җимерү максаты белән үткәрелә. Төп гамәлләр Гардез-Хост магистрале буйлап үткәрелгән.
Әфганстаннан соң өч ел, 1995 елдан 1998 елга кадәр, Валерий Евграфов Таҗикстанда илчелек каршындагы Хәрби атташе ярдәмчесе булып хезмәт итә.
Якташыбыз бу республикада сәяси процессны тыныч көйләүгә зур өлеш кертте. Бу эштә аңа җирле халыкның менталитетын тирән белүе дә ярдәм иткәндер, мөгаен. Ул Кызыл Йолдыз ордены, “СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен“ ордены, “Сугышчан казанышлары өчен“, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә “Фидакарь хезмәте өчен“ медальләре, “Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка“медальләре белән, шулай ук СССР Югары Советы Президиумы грамотасы белән бүләкләнгән.
Отставкага киткәннән соң, Валерий Петрович озак вакытлар төзелештә прораб булып эшли.. Тыныч тормышта да Валерий Евграфов һәрвакыт ышынычлы, ярдәмчел кеше булып кала.
Фото Евграфовлар гаиләсе альбомыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев