Аксубаево
  • Рус Тат
  • Беркайчан да ялгыз түгел

    Яңа Мокшино авылында гомер итүче Пелагея Федорованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлес күршеләре, авылдашлары, якын кешеләре катнашында зур бәйрәмгә әверелде. Тантанага җыелган оныкчыклары вакыйганы кызыксынып күзәттеләр. Пелагея Степановнаны бу шатлыклы вакыйга белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә килде. - Сезне чын күңелдән әлеге үзенчәлекле дата белән тәбриклибез! Сезнең буын...

    Яңа Мокшино авылында гомер итүче Пелагея Федорованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлес күршеләре, авылдашлары, якын кешеләре катнашында зур бәйрәмгә әверелде.

    Тантанага җыелган оныкчыклары вакыйганы кызыксынып күзәттеләр.

    Пелагея Степановнаны бу шатлыклы вакыйга белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә килде.

    - Сезне чын күңелдән әлеге үзенчәлекле дата белән тәбриклибез! Сезнең буын кешеләренә күп сынаулар аша үтәргә туры килде, сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез олы рәхмәт сүзләренә лаек, - дип белдерде, юбиляр әбигә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Ул РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын укыды, район исеменнән чәчәкләр бүләк итте, күчтәнәчләр бирде.

    Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова да бәйрәм гаеплесенә җылы котлауларын ирештерделәр.

    Йорт хуҗабикәсе кунакларга котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

    - Чын күңелдән рәхмәт сезгә, - диде ул. - Бу көнгә кадәр яши алырмын дип һич тә уйламаган идем. Сезгә дә иминлек телим.

    Әбинең тормыш тарихы турында кызы сөйләде. Аның да яшь чагы бөтен яшьтәшләренеке кебек үк авыр һәм катлаулы була.

    Пелагея Степановна бу авылда туып үскән. Бала чагыннан ук ачлыкны да, ялангачлыкны да тоеп үсә. Фронтта әтисе һәм ике абыйсы һәлак була. Күзләре сукырайган әнисенә ул бердәнбер ярдәмче булып кала (гомеренең соңгы көннәренә кадәр, 70нче елгача ул әнисе янәшәсендә була). Авыр эштән курыкмый, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң фронттан кайткан авыл егетенә кияүгә чыга. Алар 3 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире үлгәнгә инде утыз елдан артык. Оныклары һәм оныкчыклары - нәсел дәвамчылары. Йортында үзе генә гомер итсә дә, беркайчан да ялгыз булганы юк аның. Гомер көзендә балалары һәм оныклары аны кайгыртып яшиләр. Бер кызы һәм бер улы авылда яши, калганнары төрле шәһәрләрдән янына кайтып йөриләр. Иң кадерле кешеләре исән-сау булганга шатланып туймыйлар алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: