Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер һөнәр ияләре

    Бүген без күркәм гаилә традицияләре, династияләр турында сөйләр өчен яңа сәхифә ачабыз. Кайчакта кызлар әниләреннән хатын-кыз өчен иң мөһим булган гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләп үстерү кебек сыйфатларны гына үзләштермиләр, аларның һөнәрләрен дәвам итүчеләр дә булып торалар. Районда андыйлар аз түгел. Шулар арасында Лилия һәм Галина Терентьевалар да бар. Иҗади,...

    Бүген без күркәм гаилә традицияләре, династияләр турында сөйләр өчен яңа сәхифә ачабыз.

    Кайчакта кызлар әниләреннән хатын-кыз өчен иң мөһим булган гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләп үстерү кебек сыйфатларны гына үзләштермиләр, аларның һөнәрләрен дәвам итүчеләр дә булып торалар. Районда андыйлар аз түгел. Шулар арасында Лилия һәм Галина Терентьевалар да бар.

    Иҗади, булдыклы геолог Лилия Сәлимҗанова 80 нче елларда Аксубайга яшь белгеч буларак Казан Дәүләт университеты дипломы белән килә. Һәм, нефтьчеләрнең күпчелеге кебек, аның өчен дә Аксубай районы туган төбәгенә әйләнә. Яшь кыз үзенең хезмәт эшчәнлеген 1974 елда ук техник-геолог буларак башлый. Бары тик һөнәрен дөрес сайлавына инангач кына, университетка укырга керә һәм аны тәмамлагач башта - геолог, аннан соң безнең районда урнашкан Әлмәт геология-эзләнү экспедициясендә (геология-эзләнү конторасы) камераль эшкәртү геологы булып эшли башлый. Ул вакытта 3 нче Структуралы бораулар партиясе производство базасы ныклы булган һәм эшчеләр бистәсендә уңайлы урнашкан куәтле оешма буларак дан казанып өлгерә. Аксубайда һәм Татарстанның якын-тирә районнарында яхшы әзерлекле нефтьчеләр, шул исәптән геолог Терентьева да булган команда тырышлыгы белән бер-бер артлы нефть ятмалары ачыла тора.

    2000 елда геолог Лилия Нигмәтулла кызы Терентьева күпьеллык намуслы хезмәте өчен югары бүләк - Россия Федерациясенең Табигый ресурслар министрлыгыннан Мактау кәгазенә лаек була.

    - Мин утыз елдан артык гомеремне геология- эзләнү эшенә багышладым. Яшь чагымда чит телләр укытучысы булырга хыяллансам да, шундый һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем, - ди Лилия Нигмәтулла кызы. - Язмыш мине бу районга бер генә тапкыр алып килмәде, Чистайда тусам да, мәктәп елларында Аксубайда әбиемдә тәрбияләндем, җирле мәктәптә белем алдым хәтта, әмма аннан соң без Оренбургка киттек һәм мин анда мәктәпне тәмамладым.

    Оешма бетерелгәч, тагын сигез ел башка нефть компаниясе - "Татритэкнефть" НГДУда хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә.

    ...Бердәнбер кызы - Галинага күп вакытын әнисе белән бергә аның хезмәт урынында үткәрергә туры килә. Ире -Михаил Алексеевич - Аксубай укучыларының яраткан мөгаллиме, ул сигез еллык мәктәптә тарих укытты, озак еллар дәвамында ике сменада эшләргә туры килә аңа.

    - Алтынчы сыйныфка кадәр үземне бары тик укытучы булып кына күзалладым, ләкин соңрак укытучы һөнәренең үтә катлаулы булуын, сәләтле, иҗади якын килүне таләп итүен аңладым. Геолог та шулай ук җаваплы белгеч, ул да гыйлем, осталык таләп итә, - дип бүлеште Галина.

    Мәктәпне алтын медальгә тәмамалаган кыз, һичшиксез, ихтирам казанырлык педагог та була алыр иде, әмма ул әнисе эзеннән китәргә карар кыла, әнисе тәмамлаган университетның шул ук факультетына укырга керә һәм кызыл диплом алып чыга! Бүген ул " Росгеология"дә эшли, гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ире Юрий - хәрби, алар ике яшьлек Алешаны тәрбиялиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: