Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бер мизгел сыман

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче Сивкова шул көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зинаида Петровна үткән гомер юлына әйләнеп карап, аның бер мизгел сыман кыска булуын, якты көннәр булып кына түгел, ә кайгы-борчулар белән дә истә калуын билгеләп үтә. Үткәннәрне искә алып сөйләгәндә, аның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәвен кайчакта...

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче Сивкова шул көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Зинаида Петровна үткән гомер юлына әйләнеп карап, аның бер мизгел сыман кыска булуын, якты көннәр булып кына түгел, ә кайгы-борчулар белән дә истә калуын билгеләп үтә. Үткәннәрне искә алып сөйләгәндә, аның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәвен кайчакта оныклары аңламыйлар да.
Сугыш башланганда аңа 14 яшь була һәм туган авылы Иске Мокшинодагы йорт хуҗалыгын ул үз өстенә ала. Авыру әнисе өйдә дә, кырда да эшли алмый, ә колхоз җитәкчелеге аны төрмәгә утырту белән яный. Әнисе хакына ул мәктәпне ташлый һәм үзе белән бер яшьтә булган яшүсмерләрнең күбесе шикелле ач-ялангач килеш колхозда тир түгә.
-Бервакыт безне конторга җыеп, Төрнәчедән чәчүлек өчен бодай орлыгы алып кайтырга боердылар. Аякларында көч-хәл белән басып торган атлар шундый озын юлга чыдый алмыйлар иде, өстәвенә аларны җир сөрү өчен саклап тотканга, җитәкчелек бөртек артыннан кешеләрне җәяү җибәрергә булды,-дип искә ала Зина әби.-Расписка белән безгә ашлык бирделәр, яшь булуыма карамастан, ике чиләк орлык салынган капчыкны миңа да җилкәмә салып кайтырга туры килде. Бозлы судан атлаган, өшеп, ышкылып беткән аяклар, ул бәланың яртысы гына әле. Ял итәргә туктап торган арада мин бөтенләй артта калганмын. Иптәшләрем кире борылып килеп, барысы да минем капчыктан берәр уч бодайны үзләренең капчыкларына алып салгач, йөгем күпкә җиңеләйде, яхшы күңелле бер хатын-кыз мине кызганды, күрәмсең, калган юлны без аның белән янәшә атладык.
Ходай Тәгалә үзенең яраткан кешесенә сынауларны күп бирә диләр. Зинаида Петровнага да авырлыкларны күп күрергә туры килә. Хезмәттә чыныккан балалык вакыты, сугыш вакытына туры килгән яшьлек еллары, ФЗО да эшләгән вакытлар... Авырлыкларга түзем булганы өчен язмыш аңа бүләк ясый, ул үз юлында яхшы күңелле, хезмәт сөючән егетне очрата. Алар Аксубайда яши башлыйлар, ире Петр белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-бер артлы туган кыз бала һәм ир балага шатланып бетә алмыйлар.
...Эссе июль көннәренең берсендә, бар эшне дә үзләре һәм бергә башкарырга өйрәнгән ир белән хатын ике яшьлек кызларын һәм өч айлык улларын алып елга буена печән чабарга китәләр. Төш вакытында ир кеше су коенып чыгарга уйлый, Зинаиданың ире шул чумуыннан судан исән чыкмый. Тормышның бөтен авырлыгын, йорт җиткезү, балаларны аякка бастыру өчен көнне-төнгә ялгап тир түгү кабат әлеге яшь хатын җилкәсенә төшә. Ул кирпеч заводында, ипи пешерү заводында, пилорамда хезмәт куя. Зинаида Петровна пенсиягә чыккач та эшләүдән туктамый, МСО да башта техничка, аннан соң охранник булып эшли. Зинаида Петровнаның хезмәт стажы кырык биш елдан артык. Аның фидакарь хезмәт өчен бирелгән грамоталары, бүләкләре дә бихисап. Егерме биш яшьлек Зинаидага 1947 елда ук тапшырылган «Сугыш елларында фидакарь һәм тырыш хезмәт өчен» медале аның өчен иң кадерле. Бөтен гомерен хезмәткә багышлап, икенче кат тормыш кору турында уйлап та карамый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев