Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бер күрүдә ярату

Бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтүчеләргә кайчакта көлеп кенә карыйбыз, юкны сөйләмәгез, андый гашыйклык тиз уза, янәсе. Әмма бу көннәрдә 30 ел бергә торуларын билгеләп үтүче күршеләрем Гөлчәчәк һәм Илдар Мингалимовларның беравыздан «без бер-беребезне бер күрүдә яраттык»,-дип әйтүләрен ишеткәч, әлеге сүзләрнең хаклыгына чынлап та инанасың. Гөлчәчәк апа Карасу авылында 6...

Бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтүчеләргә кайчакта көлеп кенә карыйбыз, юкны сөйләмәгез, андый гашыйклык тиз уза, янәсе. Әмма бу көннәрдә 30 ел бергә торуларын билгеләп үтүче күршеләрем Гөлчәчәк һәм Илдар Мингалимовларның беравыздан «без бер-беребезне бер күрүдә яраттык»,-дип әйтүләрен ишеткәч, әлеге сүзләрнең хаклыгына чынлап та инанасың.


Гөлчәчәк апа Карасу авылында 6 балалы колхозчы Минсабир һәм Маһиҗиһан Мингалимовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә, ә Илдар абый, киресенчә, Садыкау авылында Галиәхмәт абый һәм укытучы Җәвидә апаның төпчеге була. Урта мәктәпне тәмамлагач Гөлчәчәк Нурлат шәһәрендә пешекче һөнәрен ала һәм шунда ук эшкә дә кала. Илдар абый СПТУ-22 дә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Язмыш юлларыгыз кай тирәдә кисеште дигән соравыма Илдар абый «безне Һидиятулла абый таныштырды«, дип җавап бирде. Егетнең тыйнак, уңган икәнлеген белеп алган Һидият абзый аны үзенең туганы-үткен, чая Гөлчәчәк белән таныштырырга карар кыла. Әллә яшьләрнең никахы күктә укылган булганмы, әллә язмыш сәгате сукканмы-шул көннән алып алар 30 ел бер гаилә, бер җан, бер тән булып яшиләр.
Тормыш сукмаклары Аксубай «Сельхозтехника» берләшмәсенә алып килә аларны. Иң кирәкле һөнәргә ия булган ир белән хатынны шатланып эшкә алалар. Илдар-механизатор, Гөлчәчәк балалар бакчасында эшли. Хезмәтенә-бүләге, дигәндәй, эш урыныннан 2 бүлмәле яңа, иркен фатир биргәч күңелләре тагын да күтәрелеп китә яшь парларның. Бер-бер артлы туган ике кызлары-Гөлназ белән Лилия гаиләгә ямь өстиләр.
Эш-мәшәкатьләргә күмелеп гомер үткәне сизелми дә икән, шулай 30 ел гомер сызылып кына үтеп тә киткән. Бүген Илдар Галиәхмәт улы Юл участогында, ә Гөлчәчәк Минсабир кызы шифаханәдә хезмәт куя. Инде кызлар үсеп җитеп, үзләренә ошаган һөнәрләре буенча эшлиләр, гаилә корганнар. Яңа Дума авылы егете Айратны үзенә яр иткән кызлары Гөлназ әти-әнисенә ике онык-Айназ белән Айгөлне бүләк итсә, Аксубай егете Руслан белән гаилә корган Лилияләре Әлмәт шәһәрендә яши, Әдилә исемле кыз үстерәләр. Ял көннәре, бәйрәмнәрдә алар туган йортта еш кунак булалар.
30 ел эчендә төрле хәлләр булгандыр, гаиләгезне ничек шулай матур итеп саклый алдыгыз дигән сорауга алар елмаеп, «сабырлык белән»,-дип җавап бирделәр.
Дөреслекне йөзеңә карап әйтә торган Гөлчәчәк апа беренче карашка кырыс кеше булып тоелса да, чынлыкта ул искиткеч йомшак күңелле, юмарт кеше. Ә очрашкан саен хәл-әхвәлләрне сорашып, киңәшләр биреп ярдәм итүче йомшак күңелле, Илдар абый гаиләдә чын ир. Уртак мәсьәләләрне хәл иткәндә соңгы сүзне һәрчак ул әйтә.
Туганнары белән дә һәрчак аралашып, ярдәмләшеп яшиләр Мингалимовлар. Каенанасы -районда күренекле шәхес Җәвидә әби дә улы белән килененә риза-бәхиллеген биреп, бакый дөньяга күчте. Ата-ананың фатихасын алган балаларның тормышы һәрчак хәерхахлы була.
Алдагы гомерләрен дә шулай пар канатлы имин булып, сәламәтлектә узарга насыйп булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карасу авылы