Аксубаево
  • Рус Тат
  • "Бер команда булып эшләдек"

    ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Виталий Третьяк юбилеен билгеләп үтте. Районда бу тыйнак, интеллигентлы кешене белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Чөнки бит аның күпьеллык намуслы хезмәте район үсеше, аның кешеләре, проблемалары белән турыдан- туры бәйле. Хезмәт юлын Виталий Дмитриевич слесарь һөнәрен үзләштерүдән башлый. Аннан соң КПССның район комитеты инструкторы, партия оешмасы...

    ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Виталий Третьяк юбилеен билгеләп үтте.

    Районда бу тыйнак, интеллигентлы кешене белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Чөнки бит аның күпьеллык намуслы хезмәте район үсеше, аның кешеләре, проблемалары белән турыдан- туры бәйле.

    Хезмәт юлын Виталий Дмитриевич слесарь һөнәрен үзләштерүдән башлый. Аннан соң КПССның район комитеты инструкторы, партия оешмасы секретаре, совхоз директоры булып эшли. Туксанынчы еллардан алып җирле хакимият органнары эшен күзәтә. Әлеге хезмәткә 18 елдан артык гомерен багышлый.

    - Төрле вакытларны күрергә туры килде, - дип искә ала Виталий Дмитриевич. - Тотрыклылыкка бәйле дә, иртәгесе көнгә ышаныч та, финанс яктан кыенлыклар күзәтелгән чорлар да булды. Тулаем ил, республикадагы проблемалар турыдан-туры район, аның кешеләре тормышында чагылыш тапты. Мондый катлаулы шартларда җирле үзидарә җитәкчеләре белән без бөтен көчне төп мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдердек, бердәм булып, бер команда булып эшләдек. Чөнки нинди дә булса авыл проблемаларын чишү өчен аларның матди ресурслары юк иде. Хәер болар күптән артта калды инде.

    Аның район башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы рәисе урынбасары вазифаларында куйган тырыш хезмәте ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең (2006 елда) Рәхмәт хаты белән бәяләнә. Райондагы барлык сайлау кампанияләре аның җитәкчелегендә үтә. Һәм моның өчен күптапкыр республика дәрәҗәсендә бүләкләнә. Виталий Третьякның "портфолиосында" геральдия советыннан Рәхмәт хаты да бар - ул Аксубай районы символларын эшләүчеләр арасында була.

    Ул вакытта җитәкчелек иткән ТР Президенты Шәймиев, Аксубай районы гербының зур билгеләнешкә ия булуын билгеләп үтеп, нәкъ менә шул билгене хуплый.

    Дәүләт хезмәтендә нинди генә мөһим эшләрне башкарса да, аны җылы өендә тормыш иптәше Лидия Георгиевна көтеп каршы ала. Гадәттән тыш кызыклы, иҗатка гашыйк хатыны аны хуплап, канатландырып яши. Менә дигән кызлар тәрбияләп үстерәләр. Марина белән Светлана икътисадчы һөнәрен сайлаганнар, Казан шәһәрендә яшиләр. Өч яраткан оныгы - Виталий Дмитриевичның сөенече һәм горурлыгы. Бүгенге көндә ул бары тик алар турындагы мәшәкатьләр белән генә яши...

    Элек җитәкче урыннарны биләүче шәхеснең мәнфәгатьләре хуҗалык һәм дүрт дивар арты белән генә чикләнми. Ул бүген дә баш- аягы белән җәмәгать эшенә чумган - Аксубай православие чиркәве советында, районның диңгез офицерлары союзында.

    - Тормыш яхшыга үзгәрә, - дип йомгаклады сүзен юбиляр. - Бүгенге көндә бөтенләй башка мохит. Авылны республика, федераль программалары хуплый. Социаль тармактагы яңалыклар да колакка ятышлы, юллар салына, ФАПлар, мәдәният учаклары сафка баса. Үзгәрешләрдән күңелләр сөенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: