Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер генә көне дә догасыз узмый

    Хакимият вәкилләре Хөмәйрә Раузетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аппарат җитәкчесе Рәис Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина юбилярга озын гомер теләделәр, бүләкләр, гөлләмә бирделәр. Хөмәйрә Гаймали кызы Иске Татар Адәмсуы авылында туып үсә, шунда гомер итә, колхозда эшли. -...

    Хакимият вәкилләре Хөмәйрә Раузетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

    Аппарат җитәкчесе Рәис Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина юбилярга озын гомер теләделәр, бүләкләр, гөлләмә бирделәр.

    Хөмәйрә Гаймали кызы Иске Татар Адәмсуы авылында туып үсә, шунда гомер итә, колхозда эшли.

    - Көненә 25 сутый җирдән урак белән ашлык ура идек, - дип сөйли әби. - Хезмәт көненә эшләдек. Кайчакта ударникларга резина кәлүшләр бирәләр иде. Ул чакта барысы да чабатадан йөрде.

    Чәчү алдыннан хатын-кызларны Чистайга, Нурлатка җәяү чәчүлек материал артыннан җибәргәннәр.

    - Тәүлек әйләнәсе җәяү кайта идек, кунарга туктарга курка идек, чөнки аркага аскан биштәрләрдә кыйммәтле ашлык, - дип хәтерен яңартты ветеран.

    1949 елда фронтовик Барига кияүгә чыга. Аларны бергәләп Лаешка, Нурлатка урман егарга җибәрәләр.

    - Фатирдан ун километр ераклыкта булган урманга җәяү йөрдек: иртән иртүк ризык әзерлисең дә, юлга кузгаласың һәм көне буена.

    Аннан соң фермада хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та эштән туктамый. Авырлыкларга карамастан, Бари белән Хөмәйрә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер әби улы Хәлимнең зур, иркен йортында, килене Галиянең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, алты оныгы, дүрт оныкчыгына куанып гомер кичерә.

    - Бервакыт әни миңа "Ясин" догасын язып бирде һәм аны яттан өйрәнергә, бер генә көн дә дога укымыйча калмаска кушты. Менә шулай гомерем буе дога укып яшәдем, - дип озын гомерле булуының хикмәте белән уртаклашты Хөмәйрә әби.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: