Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер гасырлык гомер

    Иске Ибрай авылыннан Минзәкия Мөхәммәтзариповага шушы көннәрдә йөз яшь тулды. Бер гасырлык юбилее белән аны район башлыгы Камил Гилманов котлады. - Сезнең язмыш җиңел булмаган, әмма тормыш сөючәнлек, оптимизм, гаиләгә һәм туган якка тугрылык барлык авырлыкларны да лаеклы кичерергә ярдәм иткән, - дип әйтте Камил Камалович. Шулай ук Россия Президенты...

    Иске Ибрай авылыннан Минзәкия Мөхәммәтзариповага шушы көннәрдә йөз яшь тулды.


    Бер гасырлык юбилее белән аны район башлыгы Камил Гилманов котлады.

    - Сезнең язмыш җиңел булмаган, әмма тормыш сөючәнлек, оптимизм, гаиләгә һәм туган якка тугрылык барлык авырлыкларны да лаеклы кичерергә ярдәм иткән, - дип әйтте Камил Камалович. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын укып үтте.

    Камил Гилманов барлык аксубайлылар исеменнән Минзәкия Мөхәммәтзарип кызына фидакарь хезмәте, гаиләсе һәм оныклары, якташлары өчен үрнәк булып торуына рәхмәтен белдерде. Район җитәкчесе йөзьяшәр әбигә ныклы сәламәтлек, озын гомер, саекмас энергия теләде.

    Аның гаиләсе Аксубай районы тарихына үзеннән өлеш керткән. Унсигез яшендә ул искеибрайлы Минзакир Шәвәлиевка тормышка чыга.

    - Матур кояшлы көн иде һәм көтмәгәндә таралган сугыш башлануы турындагы хәбәр, аяз көнне яшен суккандай, безне ачы хәсрәткә салды, - дип сөйли Минзәкия әби. Аның ире, ир туганнары һәм әтисе сугышның беренче көннәрендә үк сугышка алына. Тик, ни кызганыч, аларның берсе дә кире әйләнеп кайтмый. Минзәкия Мөхәммәтзарип кызы тугыз айлык баласы белән ялгыз кала. Авырлыкларны күп күрә, гаилә ачлыктан интегә. Тик ул сынмый, сыгылмый, колхозда эшли, ат җигеп сөрә, чәчә.

    - Атлар ач, бик ябык иде. Бер тапкыр миңа беркетелгән ат үлде, ә властьлар миңа: "Син аны үзең үтергәнсең, ат өчен безгә үзеңнең сыерыңны бир" ,- диделәр. Мин, югалып калмадым, мал табибын чакырттым, атны ярып карауны сорадым. Табиб атны ярып карады. Малның авырып үлгәне ачыкланды. Табибның әлеге нәтиҗәсе гаиләбезне ачлыктан саклап калды. Йорттагы бердәнбер сыер үзебездә калды, - дип искә ала юбиляр.

    Минзәкия әби гомере буена колхозда хезмәт куя. Фермада эшли. Бераз үсә төшкәч улы Габдулла кул арасына керә башлый. Яхшы укыганлыктан, аны укуын дәвам итәргә үгетлиләр. Тик өй, гаилә өчен акча эшләргә кирәк бит. Габдулла унөч яшеннән хезмәт эшчәнлеген башлый. Әнисе һәм хатын-кызлар белән, аркасына биштәр асып Чистайга тоз артыннан барганнарын ул әле дә онытмый.

    Минзәкия Мөхәммәтзарип кызы җиде онык һәм бихисап оныкчыклар үстергән яраткан әби, карт әни. Аың оныкчыгының да баласы бар инде. Ул улы гаиләсендә гомер кичерә.

    Юбиляр әбинең озак яшәү серен урманны яратуы белән бәйлиләр.

    - Ул урманны бик ярата иде, - дип сөйли улы Габдулла. - Җиләк җыяр өчен җиде чакрым ара үтеп, урманга йөреде. Кура җиләге, җир җиләге җыеп кайта иде. Чикләвекне дә капчыклап җыйды, ә кышын урман күчтәнәчләрен авылдашларга өләшә иде.

    Ул үзенең оныкларын да урманда адашмыйча йөрергә өйрәткән, чөнки алар бик яшьли әнисез калганнар. Оныклар тәрбияләүнең барлык мәшәкате Минзәкия әби иңнәренә төшә. Шуңа да оныклары әбиләрен бик тә яраталар. Йөз яшьлек юбилеен билгеләп үткән көндә әбиләрен бәйрәм белән котларга, аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләр өчен барлык туганнар да төп йортка җыелдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: