Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бер-берсенә охшаш ике язмыш

Ике хезмәт ветераны юбилейларын бер көнне билгеләп үттеләр. Сөнчәле авылында яшәүче Мария Кирчановага 95 яшь тулды. Бу көнне аның өендә күпсанлы кунаклар булып китте. Беренчеләрдән булып район җитәкчелеге вәкиллеге килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Мария Александровнаны юбилее белән чын күңелдән котлады, РФ Президенты имзалаган хатны тапшырды, бүләкләр, гөлләмә...

Ике хезмәт ветераны юбилейларын бер көнне билгеләп үттеләр.


Сөнчәле авылында яшәүче Мария Кирчановага 95 яшь тулды. Бу көнне аның өендә күпсанлы кунаклар булып китте. Беренчеләрдән булып район җитәкчелеге вәкиллеге килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Мария Александровнаны юбилее белән чын күңелдән котлады, РФ Президенты имзалаган хатны тапшырды, бүләкләр, гөлләмә бүләк итте. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин да юбилярга иң якты, иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Үзенә карата шул кадәр игътибар бирелүне тоеп, Мария Александровна кунакларга рәхмәт укыды.

-Рәхмәт, мине хөрмәт итеп килүегез өчен, бик зур рәхмәт, - дип кабатлады ул. Кызганычка каршы, килгән кешеләрнең йөзләрен күрә алмады, чөнки ике ел элек ул сукырайган. Шундый бәлага таруына карамастан, ул сабыйларча сөенде. Язмыш сынавыдыр инде, өлкәнәйгән көнендә ул ялгызы гына яши. Нинди генә михнәтләр кичермәгән ул. Мария Александровна Сөнчәледә туып үсә, Бөек Ватан сугышы елларында окоп казу эшләренә җәлеп ителә. Фронтовик ире белән нәкъ менә шунда таныша. Туган авылына 1947 елда улы белән кайта. Аны ялгызы гына тәрбияләп үстерә. Совхозда төрле эшләрдә эшли. Улы техникум тәмамлаганнан соң юллама буенча Смоленск өлкәсенә химия заводына эшкә китә һәм бүгенгесе көндә дә шунда яши. Әнисе янына еш кайтып йөри. Иң якын кешесен үзе белән алып китәргә теләсә дә, әнисенең туып үскән, гомер кичергән авылыннан аерыласы килми. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак өй салып биргәннәр, шулай итеп Мария Александровнага уңай шартлар тудырылган. Социаль хезмәткәр Татьяна Архипова ветеран янына һәр көнне килә, аңа ярдәм итә.

Шул составтагы район делегациясе Иске Үзи авылында яшәүче Елена Куропаткинаны тәбрикләде. Кунаклар каршы алудан дулкынланган Елена Андреевна котларга килүләре, Россия Президенты хаты, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме өчен тирән рәхмәтен белдерде. Президент имзалаган хатны тапшыруны күзәткән кызы Галина, улы Федор әниләренең шул яшькә җитүенә һәм шундый хөрмәткә ия булуына куанып туймадылар.

-Әниебез йомшак күңелле, ярдәмчел һәм хезмәт сөючән кеше, - дип сөйли Галина. - Ул озак еллар буена дуңгызчылык фермасында эшләде. Авыр вакытлар кичерде, күп михнәтләр күрде. Сугыш еллары, ачлык-ялангачлык турында безгә сөйли иде, ничек кенә түзгәннәр, исән калганнардыр, гаҗәп.

Елена Андреевна алты бала тәрбияләп үстерә. Ул тумышы белән Ахматка авылыннан. Сугыштан соң тормышка чыга. Ире ветеринар була, аның бакыйлыкка күчүенә 25 ел. Балаларын хезмәт сөяргә өйрәтеп тәрбияли. Хәзер аларның да оныклары бар инде. Өлкәннәре районнан читтә яши, ә Федор авылда кала. Пенсионерка кызы Галина гаиләсендә яши. Монда аңа игътибар да, тәрбия дә яхшы, рәхәтләнеп яшә генә. Кызы фельдшер булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда. Әнисе сырхаулап китсә, кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтә. Өлкән яшьтә балалар һәм оныкларның кайгыртуын тоеп яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр ул, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев