Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белемгә – авырлыклар аша

    Кәкре Күл авылында яшәүче Анастасия Чернобровкинаның язмышы сикәлтәле була. Нинди генә каршылыкларга юлыкса да, ул үз алдына куйган максатына ирешә - тиешле белем ала һәм укытучы була. Хәзер Анастасия туып-үскән авыл картада да юк инде. Ә бит кайчандыр елга ярына якын урнашкан Покровка авылында тормыш гөрләп торган. Безнең язмабыз герое...

    Кәкре Күл авылында яшәүче Анастасия Чернобровкинаның язмышы сикәлтәле була.


    Нинди генә каршылыкларга юлыкса да, ул үз алдына куйган максатына ирешә - тиешле белем ала һәм укытучы була.

    Хәзер Анастасия туып-үскән авыл картада да юк инде. Ә бит кайчандыр елга ярына якын урнашкан Покровка авылында тормыш гөрләп торган. Безнең язмабыз герое 1930 нчы елда дөньяга аваз сала. Игезәкләр Настя белән Клава, әти-әниләрен сөендереп, дус һәм тату булып үсәләр. Тик утызынчы еллардагы ачлык һәм авырлыклар беркемне дә аямый. Кызганычка каршы, дизентерия белән авырган Клава үлеп китә. Гомерендәге беренче фаҗигане Анастасия Федоровна әле дә күз яшьләрен сөртә-сөртә искә ала.

    Кулак дип табылу сәбәпле, гаилә йорт-җирсез кала. Гаилә башлыгы 1938 нче елда, бердәнбер атын сатып, Үзбәкстанга китәргә карар кыла. Бу вакытта гаиләдә өч бала була. Өлкәне Настя Үзбәкстанда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Әтиләре заводка эшкә урнаша.

    - Әти, сугыш буласын сизгән кебек, әнигә сохари киптерергә кушты, - дип сөйли ветеран. -Аннан соң әтине атлы дивизиягә алдылар.

    1941 елда алар яшәгән шәһәргә эвакуацияләнгән кешеләрне күпләп китерәләр. Әниләре туган ягына кайтырга була. Нурлатка, ә аннан соң җәяү Покровка һәм Түбән Баландага кадәр бер ай дәвамында көч-хәл белән кайтып җитәләр.

    Кызчыкның белемгә омтылышы көчле була, әмма авылдан бер генә кыз да мәктәпкә бармый. Настяны да әти-әнисе ялгызын гына күрше авылга укырга җибәрми. Шулай итеп ул бер елын югалта, колхозда эшли башлый. Җәен алабута басып киткән кырларны утыйлар, уралар, сугалар - бөтен эшне дә таякка эшлиләр.

    1945 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Әти-әнисе күпме генә каршы булса да, Аксубай училищесына баребер укырга керә ул.

    -Кызым, сине озатып-каршы алырга кеше юк, фатирга кереп торырга - кесә такыр, әйдә, өйдә генә тор да, авылда эшлә, - дип үгетли әнисе.

    Үз сүзендә нык торырга яраткан Анастасия Аксубай училищесына бергәләп йөрер өчен иптәш тә таба. Диплом алгач, юллама буенча Сарман районына эләгә ул.

    -Анда мин һөнәремне дөрес сайлавыма тагын бер кат инандым. Укытучылык эшен бик яраттым, - дип сөйли Анастасия Чернобровкина.

    Бөгелмә педагогия институтына укырга керә. Аннан соң туган ягына кайта. Авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшләүче Анатолий Чернобровкин белән таныша. Башта Түбән Баландада, аннан соң Кәкре Күлдә өй җиткезәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ундүрт ел элек ул тол кала, дүрт ел элек каенанасын да җирли. Балалары, сигез оныгы һәм өч оныкчыгы Анастасия Федоровнаның хәлен белеп торалар. Аның 85 яшьлек юбилеена Чернобровкиннарның дус, тату гаиләсе бергә җыелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: