Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Батырлыгы өчен рәхмәтлебез

Язның беренче көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Фәтхуллинга 95 яшь тулды.

Аның биографиясе бөек вакыйгаларга бай. Зиннәтулла Сөнгатулла улы-илебезнең хәрби һәм хезмәт тормышында хәлиткеч, героик эпизодларда турыдан-туры катнашучы һәм шаһит. Ул үзе Әлмәт районында туып- үскән.

Хезмәт юлын яшүсмер чакта башлаган. Малай балачактан ук авыл хуҗалыгында эшли, ашлык ташый. 1940 елда аны Донецк өлкәсенә шахтага җибәрәләр. Монда ул сугышны каршылый, бомбага тоту вакытында контузия ала. Бер елдан ул Ленинград фронтында, артиллерия полкында разведкада сугыша.  

Разведчиклар взводы сугышчыларына зур җаваплылык йөкләнә - алар фронт командованиеләренә дошманның тору урыны турында яңа мәгълүматларны җиткереп торалар. Шул вакытта оператив бурычларны уңышлы үтәве өчен Зиннәтулла Фәтхуллин II дәрәҗә Дан ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.1943 елның июлендә яралана. Якташыбыз Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүдә дә катнашакан. Блокада өзелгәннән соң Краков, Берлин, Прага һәм башка Европа шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

Дошман белән геройларча сугыша. Җиңү яулаганнан соң ике елдан соң гына өенә кайта. Аның костюмын, югарыда әйтелгән бүләкләрдән тыш, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Ленинград оборонасы өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен»медальләре бизи. Тыныч вакытта хәрби бүләкләргә хезмәт тә алганнары да өстәлгән. Зиннәтулла Сөнгатулла улы 30 ел Аксубай нефтеразведкасында бораулау эшләре мастеры булып эшләгән.

Тормыш иптәше Миннәгыян апа белән 65 елдан артык тату гомер кичерәләр. Ул аның өчен ышанычлы тыл иде – алар бергә  барлык шатлыкларны һәм кыенлыкларны бүлешеп, авыр минутларда бер-берсенә  ярдәм итешеп яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр Фәтхуллиннар. Соңгы елларда ветеран кызы Ландыш гаиләсе белән яши.  

Әтиләренең 95 яшьлек юбилеена йортта күңелле бәйрәм оештырдылар. Ветеранны юбилее белән котларга бик күп кунаклар килгән иде.- Хөрмәтле Зиннәтулла Сөнгатулла улы, сез намус белән һәм лаеклы, тормыш һәм сәламәтлегегезне кызганмыйча, киләчәк буын тыныч күк астында бәхетле яшәсен өчен фронтта көрәштегез, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга район башлыгы Камил Гилманов.

- Без шундый сугыш герое Аксубайда яшәве белән горурланабыз. Сезне чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!

Район җитәкчесе өлкән буын вәкилләренә РФ Президенты Владимир Путинның бәйрәм юлламасын укыды, чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Ул шулай ук Ландыш Зиннәтулла кызына һәм аның тормыш иптәше, гаилә әгъзаларына  өлкән яшьтәге кешегә лаеклы тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Котлауларга районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт, нефть оешмасының профсоюз комитеты җитәкчесе, гаилә дуслары кушылды. Алар ветеранның сугышчан һәм хезмәттәге казанышлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев