Аксубаево
  • Рус Тат
  • Батырлык өчен рәхмәт белдерделәр

    Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Сәләхетдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Көзге кояшлы көндә аны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Авыл таңнары" район гәзитенең баш мөхәррир-директоры Айдар Моратшин, Социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин...

    Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Сәләхетдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Көзге кояшлы көндә аны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Авыл таңнары" район гәзитенең баш мөхәррир-директоры Айдар Моратшин, Социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин килделәр.

    Ветеранның өендә ("Ветераннарга - йорт" программасы кысаларында беренче төзелгән йорт) якты һәм кояшлы иде - чөнки монда аның күпләгән туганнары - балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган.

    - Безнең буын сезнең сугыш чорында күрсәткән батырлыгыгыз, Ватанга тугры булуыгыз һәм сугыштан соңгы вакытларда хезмәт сөючәнлегегез өчен рәхмәтләрен җиткерә, - дип билгеләп үтте Илшат Заһидуллин. Кунаклар юбиляр бабайга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыдылар, район һәм авыл җирлеге башлыгы исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

    Гомәр Сәләхетдин улы кунакларны тантаналы төстә каршы алды - бәйрәмнәрдә генә киелә торган орденнар һәм бүләкләр тагылган костюм кигән иде ул. 90 яшендә дә хәтере яхшы, кәефе күтәренке, ә инде ветеранны борчыган бердәнбер кайгы - начар ишетүе.

    - Әти һәм олы абыйны сугышның беренче көннәрендә үк чакырып алдылар. Миңа мәктәптә укыганда ук эшләргә туры килде. 1943 елда мине дә чакырдылар. Укчылар полкында хезмәт иттем. 3 нче Балтыйк буе фронты составында Псковка, икенче Белоруссия фронты белән Польшага кадәр барып җиттем. Ленинград һәм Карелия фронтларында да сугыштым. 1944 елның июнь аенда кулым һәм аягым яраланды, - дип искә төшерә ветеран.

    Гомәр Сәләхетдин улы 1950 елның көзендә генә сугыштан кайта. "Германияне Җиңгән өчен" медале, I дәрәҗәдә Бөек Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соңгы елларда авыл Советында, бригадир булып эшләгән.

    Ветеран туганнары һәм якыннарының игътибар үзәгендә, яңа йортта кызы Наилә гаиләсендә яши. Яңа йорт янында ветеранның иске йорты, Сәләхетдиновлар гаиләсе җәен монда бергә җыела.

    Ветеран өчен балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән очрашу бик зур шатлык булды. Кулына таягын алып йортка ашыкмый гына якыннарын каршы алырга һәм озатырга чыга, Аллага озын гомер биргәне өчен рәхмәтләрен әйтә. Якыннары өчен дә аның сәламәт булуын күрү шатлык. Капкага кадәр безне дә озатырга чыкты, ветеранга игътибар күрсәткәннәре өчен хөкүмәт һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: