Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Башкалардан күбрәк эшләргә кирәк, шул чакта барысы да килеп чыгачак

Беловкада туып-үскән чаңгы спорты һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Владимир Кожемановның тормыш шигаре менә шундый.

Ул барысына да: «Без булдырабыз» ди һәм куйган максатына ныклы адымнар белән бара. Ә күптән түгел Владимир Кожеманов эшен гамәлләре белән раслады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Иң яхшы янгын сүндерүче» исеме өчен Бөтенроссия бәйгесендә ул абсолют җиңүче булды. Барысын да тәртип буенча...

Владимир Кожеманов – безнең районда танылган спортчы. Аның спорт юлы бала чагыннан, чаңгы спорты һәм җиңел атлетика белән мавыкканнан ук башлана. Ә спорт белән шөгыльләнүгә мәхәббәтне аңа физик культура укытучысы Аркадий Алексеевич Харитонов тәрбияли.

Владимир мәктәптә укыган елларда төрле спорт ярышларында катнаша һәм җиңүләргә ирешә. Әлбәттә, пьедесталның югары баскычына күтәрелү беркайчан да җиңел түгел. Әмма үҗәтлек, тырышлык еллар узгач үз җимешләрен бирә, һәм ул авыл мәктәбендә физик культура укытучысы булып, тормышта үз урынын таба.

Яшь мөгаллим укучыларга белем, үзенә кайчандыр укытучысы Аркадий Харитонов биргән спортка мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Шуңа күрә беловкалылар арасында төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашучы һәм туган җирләрендә ярышлар үткәрүче шәп чаңгычылар һәм җиңелатлетчылар күптер, мөгаен.

«Беловка чаңгы юлы»н уздыру традициясе 2014 елда барлыкка килә. Владимир үзенең хезмәттәше, спорт сөюче Анатолий Бульбов белән аның инициаторы булалар. Ир-егетләр спортны үстерү белән турыдан-туры бәйле булган иганәчеләрне табалар. Ярышларда безнең район чаңгычылары гына түгел, шулай ук республика һәм башка төбәкләрдән дә спортчылар катнаша.

Владимир Кожеманов башка өлкәдә дә үз урынын тапкан. 2005 елдан ул Әлмәттә янгын сүндерүче-коткаручы булып эшли. Чаңгыда йөгерү һәм җиңел атлетикага янгынгамәли спорт та өстәлә. Эштән буш вакытта ул балалар белән күнегүләр алып баруны дәвам итә, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне чаңгы ярышларына әзерли.

Билгеләп үтелгәнчә, янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре батыр һәм чыдам булырга тиеш. Практик һәм теоретик белем генә түгел, физик яктан әзерлек тә шулай ук мөһим роль уйный.

– Спорт белән шөгыльләнү, көндәлек күнегүләр, үҗәтлек, сабырлык, һичшиксез, билгеләнгән максатка китерәчәк, ә безнең эшләргә теләмәгән өчен аклану эзләвебез безне артка сөйри. Моны вакытында аңлыйсың икән, синең алда бөтен ишекләр дә ачыла, – дип үз фикерен белдерде Владимир. – Башкалар белән чагыштырганда, күбрәк эшләргә кирәк, һәм барысы да килеп чыгачак – минем шигарем шундый.

Спортчы тормыш юлыннан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйткән «Без булдырабыз!» дигән сүзләргә таянып бара. Шуңа күрә чираттагы тапкыр үз алдына максат куеп, ул җиңү яулады да. 2019 елда Владимир «Батырлык йолдызлыгы» XI Бөтенроссия фестивалендә икенче урынны алды, ә ике елдан соң пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Көч, тизлек, чыдамлык, тактика һәм үз һөнәренең остасы буларак, ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Иң яхшы янгын сүндерүчесе» исеменә лаек булды.

Бөтенроссия бәйгесе өч көн дәвамында Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә узды, анда төбәк этапларында җиңү яулаган 12 янгын сүндерүче һәм 12 каравыл башлыгы көч сынашты. Ярышларда хөкемдарлар коллегиясе спортчыларның теоретик, физик һәм профессиональ әзерлекләренә бәя бирде.

Янгын сагы хезмәткәрләренә, чакыруларга чыгып, көн саен очрашырга туры килгән көчне, чыдамлыкны һәм тактиканы тикшерүне үз эченә алган махсус полосаны үтү – финалчылар өчен төп сынау булды. Владимир Кожеманов ахырына кадәр барып җитүен һәм барлык дистанцияне уза алуын раслады.

– Әлбәттә инде, әгәр сиңа ышаныч белдермиләр икән, бер генә үрне дә яулап булмаячак, – ди спортчы. – Миңа тулысынча ышанган гаиләмә рәхмәтлемен. Хатыным Евгения һәм балаларым – минем ышанычлы тылым, әти-әнием – минем ярдәмчеләрем. Аларның минем фикерләрем белән санлашуы, минем кебек сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, һәр җирдә актив булулары куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев