Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалары хакына яши

    Аксинья Николаевна Крупнованы 95 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе Камил Гилманов котлады. Ул юбилярга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм Россия Президенты Путинның Рәхмәт хатын укыды, бүләкләр тапшырды. Аксинья Николаевна Яңа Ильдеряк авылында туган. Ул нибары ике сыйныф кына тәмамлый. Сеңелләре ту-рында кайгыртырга кирәк була, чөнки әти-әнисе көнне төнгә ялгап кырда...

    Аксинья Николаевна Крупнованы 95 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе Камил Гилманов котлады.


    Ул юбилярга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм Россия Президенты Путинның Рәхмәт хатын укыды, бүләкләр тапшырды.

    Аксинья Николаевна Яңа Ильдеряк авылында туган. Ул нибары ике сыйныф кына тәмамлый. Сеңелләре ту-рында кайгыртырга кирәк була, чөнки әти-әнисе көнне төнгә ялгап кырда хезмәт куялар. Сугыш вакытында аны һәм тагын өч кызны Казан ягына окоп казырга җибәрәләр.

    -Арып-талып фатирга кайтып егыла идек. Хуҗабикә безне ашата-эчертә, урын җәеп яткыра, аяк киемнәребез-не юып киптерә иде, - дип искә ала Аксинья Николаевна. - Күрсәткән яхшылыклары өчен мин аңа әле дә рәхмәт укыйм.

    Сугыштан бер аягын югалткан фронтовик Яков Лаптев кайта. Алар танышып, өйләнешәләр. Буратиягә эшкә китәләр. 1944 елда кызлары Валентина дөньяга килгәч, кире туган авылларына кайталар, икесе дә колхозда эшли башлыйлар. Тормыш иптәше Кемерово өлкәсенә шахтада эшләргә китә. Гаиләсен дә үзе янына алырга тели, ләкин шахтада авария булып, Яков җитди имгәнү ала. Шуннан соң озак яшәми дә инде. Аксинья Никола-евна өч баласы белән тол кала. Кечесенә нибары алты яшь була. Аксинья Николаевна балалары хакына яши. Җәен кырда хезмәт куя, чүп утый, урак ура, бөртек киптерә, чөгендер плантацияләрендә эшли. Кышын салам ташый. Ялгызы гына урман кисеп, чана белән утын ташый.

    Хәзер аның ун оныгы, егерме җиде оныкчыгы, өч туруны бар. Ул Аксубайда өлкән кызы Валентина белән яши. Фатирларында җылы, уңайлы. Аксинья Николаевна район җитәкчесенә дә сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: