Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Балалары иминлеге белән бәхетле

Февраль аеның соңгы көнендә Карасу авылында яшәүче хезмәт ветераны Нурфигаль Хәсәнованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Авыл хатын-кызының тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Бүген, яшәлгән еллар биеклегеннән, ул үткәннәрне барлый, нәтиҗәләр ясый. Сөбханалла, әбекәйнең зиһене ачык, хәтере яхшы.

Сугыш елларына туры килгән авыр бала чагын хәтерендә яңартты, аңа бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Яшьтәшләре белән үгез җигеп бөртек, урман ташыганнар. Яшь кызны Казахстанга тимер юл төзелешенә, урман эшкәртү эшләренә җәлеп итәләр. Алар күргәннәрне бер китап итеп басарлык.

Карасуга Нурфигаль Хамәтвәли кызы 1954 елда Мидхәт Хәсән улына кияүгә чыккач Татар Сөнчәлесеннән күчеп килә. Ире 7 ел кавалериядә хезмәт итә, туган авылына әйләнеп кайткач, атлар фермасында эшли. Дус яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше 6 ел элек гүр иясе булган. Нурфигаль Хамәтвәли кызы фермада хезмәт куйган. Сыерлар да сауган, бозаулар да караган. Ул елларда терлекчеләрнең барлык хезмәтне кул белән башкаруларын хәзер күз алдына да китереп булмый. Бер вакыт фермада бәла килеп чыга: бозаулар япкан җирдән күзе күрмәгән бер терлек артыннан ияреп китәләр. Сазлык урынга барып чыгып, бата башлыйлар. Нурфигаль Хамәтвәли кызы малларның югалуын сизгәч, елгага таба йөгерә һәм барысын да үз күзләре белән күреп ала. Бозауларны коткарырга керешә, бер-бер артлы аларны саздан тартып чыгара, ә үзе уртанчы кызына авырлы була. Бар да уңышлы тәмамлана, ул 20 бозауны фермага кайтара.

Ветеран искә алып сөйләгәнчә, терлекчеләр үз эшләренә бик җаваплы караганнар. Бозауларга тиешле сыерларны йогышлы авырулардан саклау өчен, алар абзар идәннәрен кайнар су һәм сабын белән юганнар! Ул күп еллар савымчы булып эшли.

Ул бүген балаларының иминлектә, мул тормышларда яшәүләре, аларның да оныклары булуы белән бәхетле. Әбекәйнең 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар. Алар әбиләрен, дәү әниләрен кадерләп, аның турында кайгыртып яшиләр. Юбилейга да барлык балалары, оныклары кайтты. Бәйрәм күңелле үтте.

Аны 90 нчы туган көне белән котларга рәсми кунаклар да килде. Әбекәй аларны шатланып каршы алды, аралашты, хәтирәләре белән уртаклашты. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин илебез өчен авыр булган елларда куйган хезмәте, район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын ирештерде, чәчәк бәйләме, район исеменнән күчтәнәчләр тапшырды. Тәбрикләүләргә Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин да кушылды, ул хезмәт ветеранына иң җылы котлауларын җиткерде. Ветеран Карасу авыл китапханәсе китапханәчесе Гүзәл Вәлиуллинадан да матур теләкләр кабул итте. Бу көнне йорт бәхет белән тулды: чөнки моның өчен шатлыклы сәбәп тә бар иде – яраткан әни, әби, дәү әни барысын да үзенең юбилеена җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X