Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Балаларны кичүдән чүгәләп алып чыга

Педагогика ветераны Валентина Сергеевна Крайновага 95 яшь тулды.

Ул балаларны гына түгел, үзенең яшьтәшләре – узган гасырның 40-50 нче еллар укучыларын да укырга-язарга өйрәтеп, 42 ел мөгаллимлек итә, ул елларда парта артында төрле яшьтәге кешеләр утырган.

Валентина Сергеевна педагог булып 1942 елда, Аксубай педучилищесын тәмамлагач эшли башлый. Башта Киса башлангыч мәктәбендә, бер елдан аны Загоскот (Азат белән урманчылык арасында урнашкан була) поселогына, бүгенге көндә ул район картасында юк инде, аннары урман заводына күчерәләр. 1960-70 нчы елларда мәктәп бетерелә. Һәм Валентина Сергеевна лаеклы ялга чыкканчы Югары Баланда башлангыч мәктәбендә эшли.

Көн саен ул начар юллардан ничәмә-ничә чакрым юл уза, аның белән бергә мәктәпкә авыл балалары да атлый. Юбилярның балалары – кызлары Галина һәм Валентина, аның һәр укучы турында аналарча кайгыртуын, аларны кичүдән тезләнеп, чиратлап чүгәләп алып чыгуы турында сөйләделәр. Ә аннары колхоз аңа ат бирә, һәм Валентина Сергеевна укучыларны, кышын толыпка төреп, чанада, җәен арбада утыртып йөртә.

Юбилярны котларга район башлыгы Камил Гилманов белән бергә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Андрей Сетров та килде. Район башлыгы юбилярның бакыйлыкка күчкән ире – Иван Федорович һәм улы Иван белән булган вакыйгаларны искә алып сөйләде.

Юбилярның тормыш иптәше Иван Федорович үзенең бөтен гомерен урман хуҗалыгына багышлаган, танылган, атказанган урманчы булган. Ирле-хатынлы Крайновлар 68 ел бергә гомер итәләр. Әбекәйнең кызлары да күптән инде лаеклы ялда – Раиса гомере буена Саратов шәһәрендә шәфкать туташы булып эшләгән, Галина – хисапчы. Валентина әнисе сукмагыннан киткән, аның педагогик стажы әнисенекеннән аз гына кимрәк – әлегә 35 ел, әмма ул эшләвен дәвам итә. Крайновлар гаиләсендә яшь буын мөгаллимнәр дә бар – оныклары Анастасия һәм Александр. Крайновлар династиясендә барлыгы 8 онык һәм 13 оныкчык бар.

– Бүгенге тормышыгызның ныклы нигезен Сезнең буын булдырган, – дип билгеләп үтте район башлыгы юбилярны котлап. – Якыннарыгыз – балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз янәшәсендә исәнлектә яшәргә язсын.

Оныгы Анастасия, оныкчыклары – кадет мәктәбендә укучы Арсений һәм беренче сыйныф укучысы Данила әбиләрен котларга торт белән килделәр. Әбиләре алар өчен – тере легенда, аның тормышы тарихы әле озак вакытлар, рух ныклыгы һәм фидакарь хезмәт үрнәге буларак, буыннардан-буыннарга күчәчәк. Ә алар үзләренең Крайновлар династиясеннән булулары турында горурланып сөйләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев