Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аяк табаннары туңса да, эшне бәреп китмәдек

    Трудолюбово авылында гомер кичерүче Мөнирә Фатыйх кызы Шәмсетдинова шул көннәрдә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны әлеге истәлекле көн белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, җирлек башлыгы Радик Канәфин килде. Алар юбилярга бүләкләр тапшырдылар, кулына гөлләмә тоттырдылар. Мөнирә Фатыйх кызы алты...

    Трудолюбово авылында гомер кичерүче Мөнирә Фатыйх кызы Шәмсетдинова шул көннәрдә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


    Аны әлеге истәлекле көн белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, җирлек башлыгы Радик Канәфин килде. Алар юбилярга бүләкләр тапшырдылар, кулына гөлләмә тоттырдылар.

    Мөнирә Фатыйх кызы алты бала тәрбияләп үстергән, хәзер аның 15 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Сәламәтлегенә дә зарланмый ул.

    Беренче сыйныфта укыганда иртән иртүк торып, бу вакытта әти-әнисе эштә була инде, ике сыерны саварга, сарыкларны ашатырга, аннан соң мәктәпкә йөгерергә кирәк була. Бервакыт ул аздан гына йоклап калмый. Тиз генә терлекләрне ашата, башка хуҗалык эшләрен башкара да, мәктәпкә китәргә җыена гына, гөнаһ шомлыгына каршы, пальтосына ботка тамган икән. Аны пычак очы белән корып төшерә дә, чыгып йөгерә. Мәктәпкә килгәндә икенче дәрес башланган була инде. Укытучы аның хуҗалык эшләрен башкарып соңга калганын белә, ачуланып тормый. Ә бишенче сыйныфтан соң мәктәпне бөтенләй ташларга туры килә.

    -13 яшемдә колхозда эшли башладым, - дип сөйли хезмәт ветераны. - Сыерлар, сарыклар көтүен көттем. Сарыклар тимрәү белән авырдылар. Без, кызлар аларны йогышсызландыру эремәсе салынган зур чанда коендыра идек. Бу эремә тирене ашады, хастаханәгә ятарга туры килде. Кышын исә үгезләр җигеп, утын ташый идек. Аннан соң сыер савучы булып эшли башладым.

    Көз көне боз катыш балчыкта фермаларга керерлек түгел. Сыерларны куып керткәнче билдән сазга чумасың.

    -Савымны тәмамлаганчы, аяк табаннары чабатага ябышып туңа иде. Терлекчеләр өенә кереп бераз җылына идек.

    Мөнирә Фатыйховна чөгендер басуында да күп хезмәт куйган. Көзге салкыннарда балчыклы чөгендерне чистартып утырган вакытларны әрнеп искә ала ул.

    -Кулларың ничек туңмый, дип сорый иде иптәшем. Ә минем кулларым һәвакытта да кайнар иде.

    Әлеге еллар эзсез калмаган, билгеле. Өч ел элек Мөнирә әбинең буыннары авырта башлый. Хәзер ул өйдә бары тик коляска белән генә хәрәкәтләнә. Әмма зиһене бик яхшы. Мөнирә әбинең урыны түрдән, ул якыннарының кайгырту һәм игътибарын тоеп яши. Һәм үзен бик бәхетле хис итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: