Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Язмыш сынауларына бирешмәгән

Районда авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Нина Глазкованы бүген дә хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр.

Нина Петровна гомере буена колхозда хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлауга ук кызны фермага лаборантка булып эшкә чакыралар, параллель рәвештә ул май заводы каршындагы курсларны тәмамлый. Бераз тәҗрибә туплагач, лаборант-исәпкә алучы булып эшли башлый.

Принципиаль, җаваплы хисапчы үз һөнәренең остасына әверелә. Моны колхоз җитәкчелеге дә күреп ала. Һәм 1985 елда аңа товарлыклы-сөтчелек фермасын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Әлбәттә, бу вакытта ике кечкенә баласы булган яшь хатынга бу тәкъдимне кабул итү җиңел булмый. Парторг та, колхоз рәисе дә аны озаклап үгетлиләр, шулай да йорт салуда ярдәм итү шарты белән ризалаштыралар.

Моның нинди авыр вазыйфа булуын бер Нина Петровна үзе генә белә.

– Иртәнге сәгать дүрттә эшкә китә идем. Теләсә нинди һөнәрдәге кебек, төрлесе булды. Ә бит сыерлар савымчыны, терлекчене көтеп тормый. Аларны үзем алмаштыра идем, кемнедер үгетләргә дә туры килә иде. Мондый проблемаларны җитәкчеләргә җиткермичә генә хәл итәргә тырыштым, – дип искә алып сөйли Нина Петровна.

Әмма төп бурыч продуктлылыкны күтәрү була, шуңа күрә эш көне иртәнге савымнан башланып, кояш баеганнан соң, кичкесе белән тәмамлана. Барысын да һәрвакыт контрольдә тоту – ул вакытта инде уңышлы ферма мөдире Нина Глазкованың төп эш принцибы була. Ул үзенең таләпчәнлеге, кешеләр белән эшли белү сәләте аркасында кул астында эшләүчеләр, авылдашлары, колхоз һәм район җитәкчелеге арасында ихтирам һәм абруй казана. Красные Герои исемендәге колхозның җитештерү күрсәткечләре һәрвакыт алдынгы позициядә була.

Ферма мөдире, чыннан да, терлекләрне кирәкле рацион белән тәэмин итәргә, маллар авыруларын профилактикалау, терлекләр баш санын, савымны һәм артым алуны арттыру эшләрен белеп оештырырга тырыша.

Читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын «зоотехник» белгечлеге буенча тәмамлый. Һәр кешенең дә хезмәттә ирешкән уңышлары – ул гаиләнең булышлыгы. Нина Петровна өйдә ышанычлы тыл булуын аңлый, ире белән алар бер-берсен ярты сүздән аңлап яшиләр.

Гаилә бәхете бер мизгелдә чәлпәрәмә килә, 1987 елда кайгы ишек кага – ире фаҗигалы төстә һәлак була. 30 яшьлек хатын өч бала белән ялгыз кала. Өлкәне – Женяга 12 яшь тә тулмаган, кызы Иринага яңа гына 9 яшь тулган була, ә кулында ике айлык күкрәк баласы – Алексей.

Нина Петровна бала тудыру йортыннан чыкканда иренең, улыбызга үземнең исемне бирсәк, син каршы түгелме, дип сораганын күз яшьләре белән искә алды. Аңа бу турыда искә төшерү кыен. Әмма ул барысына да түзә, балаларны аякка бастыру нинди авыр булуын, күңелендә ниләр кайнаганын беркемгә дә сиздерми.

– Безнең белән бергә яшәгән кайнанам ярдәм итте, ул балалар турында кайгыртуны үз өстенә алды һәм минем һәрвакыт эштә булуым өчен беркайчан да битәрләмәде, – дип уртаклаша Нина Петровна. – Булдыра алганча ярдәм итте. Аның янәшәсендә балаларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булуын белә идем. Мал-туарны да карашты, хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итте. Ә балаларым – мине һәрчак аңладылар, уку да да, тормышта да битемә кызыллык китермәделәр.

Үләр алдыннан кайнанасы, кайгырту һәм игътибар күрсәткәне өчен, Нина Петровнага бәхиллеген бирә. Озын-озак бәхетле тормышта яшә, дип хәер-фатихасын җиткерә.

Кайнанасы белән Нина Петровна 26 ел яши. Аш пешерсә, беренче булып аңа салып бирә, беренче икмәк кисәген дә аңа суза – кайнанасына кулыннан килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша, үз балаларын да өлкәннәргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтеп үстерә.

Бүген Нина Петровнага 63 яшь. Балалары буй җитеп, туган нигезләреннән таралышканнар. Улы – Женя агрофирмаларның берсендә эшли, кызы Ирина – тәрбияче, Алексей – полиция хезмәткәре. Бүген ул 91 яшьлек әнисен карый. Йөрәк җылысын кем беләндер бүлешү, янәшәдәгеләргә кайгыртучанлык күрсәтү – аңа хас матур сыйфатлардыр, мөгаен. Ул балаларын, оныкларын төп нигездә ешрак җыярга тырышып, авыр, әмма лаеклы тормышы өчен Ходайга рәхмәт укып, матур һәм тыныч гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев