Авырлыклар һәм югалтулар аша узган
Яңа Ибрай авылында гомер итүче Минехәят Шәрифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Пенсионер әбине гомер бәйрәме белән котларга рәсми затлар да килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин чын күңеленнән ветеранны юбилее белән тәбрикләде.
– Сез тормышта күпне күргәнсез, үзегезне кызганмыйча якты киләчәк өчен тырышкансыз. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип белдерде ул. Аннан соң РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган хатын укыды, районнан бүләкләр, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та ветеранны бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм исәнлек, иминлек теләделәр.
Дәрәҗәле кунакларның килүе юбиляр әбине сөендерде. Ул игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен дулкынланып рәхмәт белдерде.
Ветеранның биографиясендә фаҗигале битләр дә булган. Язмыш аны кече яшьтән иркәләмәгән, картлыгын да ялгызы кичерергә язган. Сугыш чоры, сугыштан соңгы вакытларда, яшьтәшләре кебек үк, авырлыкларны һәм югалтуларны кичергән. Яшь чагында Пермь химия заводына мобилизацияләнгән.
Анда 10 елга якын хезмәт куйган. Кияүгә чыккан. Әмма гаилә бәхете озакка сузылмаган. Ире белән аерылышканнар. Улы туган. Аны үстерергә, тәрбияләргә әбисе ярдәм иткән. Колхозда төрле эшләрне башкарган. Гомерен ялгызы уздырган. Улы күрше авылда яши, әнисенең хәлен белеп, ярдәм итеп тора.
Социаль хезмәткәрләр пенсионер әбигә хуҗалыкта, өй эшләрендә ярдәм итәләр. Игелекле күршеләре дә читтә калмый. Шуңа өстәп, авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров Минехәят Шәрифулла кызының күршесендә генә яши. Ул һәм аның гаилә әгъзалары һәрвакыт юбиляр әби янында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев