Авырлыклар алдында тез чүкмәгән
Тыл хезмәтчәне Гайнелхәят Хәсәнҗан кызы Сафиуллина юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне аның өенә 90 яше белән тәбрикләргә район җитәкчелеге дә килде. Аппарат җитәкчесе Рәис Галиев Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган хатын укыды, район башлыгы исеменнән чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов ветеранга авыл, район иминлеге өчен куйган фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт белдерделәр.
Гайнелхәят Хәсәнҗан кызы җилкәсенә авыр тормыш йөге төшә. Язмыш аңа кыенлыклар, сынаулар аша үтәргә язган булса да, ул киләчәкнең матур буласына ышанычны югалтмый.
Тыл хезмәтчәне Иске Ибрай авылында туып-үсә. Гайнелхәят бик яшьли әтисез кала һәм 12 яшеннән авыр хезмәткә җигелә. Урман эшкәртүдә, төзелештә, фермада, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя.
Чатнама салкынмы яки ерып чыга алмаслык пычракмы, нинди генә һава торышында да, пычкы һәм балта алып, авылдашлары белән бергә урманга юл тота. Кызлар шундый хезмәт кораллары белән урман егалар. Бу хезмәт ир-атлар өчен дә авыр, ә кыз балалар өчен бигрәк тә.
– Нишлисең, вакыты шундый иде, – ди юбиляр тыйнак кына.
Ул вакытларда Чистайга, Нурлатка җәяү йөргәннәр. Гайнелхәят тә орлык материалы – кукуруз, арыш тутырылган капчыкларны асып шул юллар буйлап атлаган.
1954 елда авылдашы Габбас белән гаилә коралар. Ул янгын сүндерүче, төзүче булып эшләгән. Бергәләп йорт торгызалар, көндәлек тормышларын җайлап җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә.
Балага ике ай да булмый, хатын-кызлар эшкә чыгарга тиеш булалар. Гайнелхәят тә оланнарын сукыр кайнанасына калдырып, эшкә чыга. Беркайчан да зарланмый, бөтен күңелен эшкә, балаларын тәрбияләүгә багышлап, фидакарь хезмәт куя.
Хәзер хезмәт ветераны кызы Әлфия белән яши. Бәйрәм көнендә өйдә алма төшәрлек тә урын юк иде, күпсанлы туганнары, якыннары әбине котларга җыелдылар. Әбинең 22 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.
Авырлыклар Гайнелхәят апа күңелен тупасландырмаган, ул ачык, якты күңелле булып калган. Аның нур сирпеп торган күзләренә карап, 90 яшь биреп булмый, тагын озак еллар якыннары янәшәсендә гомер итсен иде дип телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев