Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авырлыклар үткәндә калды

    Узган шимбәдә Яңа Ибрайда яшәүче Сәлаховлар йортында бәйрәм мохите хөкем сөрде. Өй хуҗабикәсе Зәкирә Хамәтзакир кызына 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан күпсанлы кунаклар җыелды, бәйрәм табыны ризыклардан сыгылып торды. Хезмәт ветеранын котларга рәсми затлар килде. Район башлыгы Камил Гилманов юбилярны ихлас күңеленнән тәбрикләп, РФ Президенты Путинның котлавын ирештерде, гөлләмә бүләк...

    Узган шимбәдә Яңа Ибрайда яшәүче Сәлаховлар йортында бәйрәм мохите хөкем сөрде.

    Өй хуҗабикәсе Зәкирә Хамәтзакир кызына 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан күпсанлы кунаклар җыелды, бәйрәм табыны ризыклардан сыгылып торды. Хезмәт ветеранын котларга рәсми затлар килде. Район башлыгы Камил Гилманов юбилярны ихлас күңеленнән тәбрикләп, РФ Президенты Путинның котлавын ирештерде, гөлләмә бүләк итте, район исеменнән истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров район, республиканы үстерүдә куйган хезмәте өчен әбигә рәхмәт белдереп, сәламәтлек, иминлек теләделәр. Тантана гаеплесе җылы сүзләре өчен кадерле кунакларга чын йөрәгеннән рәхмәт укыды.
    - Безгә авыр чор туры килде, үзебезне белә башлаганнан алып хезмәт куйдык. Хәзер заманалар үзгәрде, тормышларның әйбәтлегенә сөенеп бетәрлек түгел, дәүләткә рәхмәт, пенсия алабыз, бар нәрсә дә җитеш, - дип дулкынланып сөйләде әби.
    Кызлары, оныклары өйдә мәш килеп бәйрәм хәстәрен күрделәр. Алар әниләре, әбиләре тормышының һәр битен яхшы беләләр, бу хакта үзләре дә тәфсилләп сөйли алалар. Зәкирә Хамәтзакир кызының шул яшендә дә үз аягында йөрүенә чиксез шатланалар һәм аңа яшьлегендә кичерергә туры килгән авырлыклар, кыенлыкларны үзләренең игътибар һәм кайгыртулары, ихтирам һәм хөрмәтләре белән кайтарырга тырышалар.
    Сугышка кадәр Зәкирә Яңа Ибрайда җиде еллык мәктәпне тәмамлый, колхозда эшли башлый. Кырык өченче елда авылдан унбер кызны Красноярскка, аннан соң Сталиногорскка производство эшләренә җибәрәләр. Туган авылына 1946 елда гына кайта, ул вакытта аңа 20 яшь була. Колхозда нинди эш бар барысын да башкарырга туры килә. Тормыш корып, балалар үстерә. Тол кала. Бүген төпчек улы Рафаил белән яши. Кызлары, оныклары да еш кайтып йөриләр, булышалар. Кыз туганы - 85 яшьлек Саҗидә әби дә Чистайдан кунакка еш кайта. Алар бергә үткәннәрне хәтерләрендә яңарталар, бүгенге көнгә сөенәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: