Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авырлыклар да, бәхетле мизгелләр дә булды

Бу көннәрдә 90 яшен тутырган Әсма Ганиевага тормышта төрле сынаулар аша үтәргә туры килгән. Иске Кыязлы авылында гомер кичерүче юбилярны котларга дип район аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин, социаль яклау бүлеге башлыгы Наил Вәлиуллин һәм җирле үзидарә башлыгы Илшат Заһидуллин килделәр. Рөстәм Моратшин Әсма әбигә балалары һәм оныклары каршында РФ Президенты...

Бу көннәрдә 90 яшен тутырган Әсма Ганиевага тормышта төрле сынаулар аша үтәргә туры килгән.


Иске Кыязлы авылында гомер кичерүче юбилярны котларга дип район аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин, социаль яклау бүлеге башлыгы Наил Вәлиуллин һәм җирле үзидарә башлыгы Илшат Заһидуллин килделәр.

Рөстәм Моратшин Әсма әбигә балалары һәм оныклары каршында РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды һәм район башлыгы Камил Гилманов исеменнән чәчәк бәйләме белән бүләкләр тапшырды.
Чәй табыны артында Әсма апа үзенең тормыш юлын сөйләде. Сугыш чоры балаларына шактый кыенлыклар күрергә туры килсә дә, юбиляр тормышының бары тик күңелле мизгелләрен генә искә төшерде. Ул гомере буе ире һәм балалары өчен дип яшәгән, күңелендәге бар назны, җылылыкны аларга биргән.

Әсма әби күп балалы гаиләдә туа һәм туган абыйсы тәрбиясендә үсә. Сугыш башланганчы ук хезмәт отрядына җибәрелә, монда аңа илебезнең төрле шәһәрләрендә булырга туры килә. Ул Киевта эшли, Горький өлкәсендә торф чыгара. Сугыш башланганда яшь кыз туган җиреннән еракта Чибәркүлдә була. Авырлыкларны җиңәргә аңа изге күңелле кешеләр һәм дус кызлары ярдәм иткән. Ягылмый торган салкын, караңгы баракларда яшәү, ачлы-туклы тормыш - боларның барысы да яшьлек белән сизелмәгән, илне торгызу, җиңү көнен якынайту өчен үз-үзләрен аямый эшләгәннәр. Ничек кенә булмасын бу бит аның яшьлеге, тормышының иң матур, иң кадерле мизгелләре.

Сугыш беткәч, Әсма әби авылдаш кызлары белән бергә туган якларына кайта. Нурлат станциясендә торганда, алар сәгать саен бирегә Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның кайтуын күрәләр. Нәкъ менә биредә ул фронттан кайтып килүче күкрәген медальләр бизәгән төз гәүдәле яшь егет-авылдашы Хәбибулланы очрата. Яшь йөрәкләрдә мәхәббәт чаткысы кабына.

Өйләнешкәч, яшьләр Үзбәкстанга китәләр һәм анда биш ел яшиләр. Туган якларына кайткач, Хәбибулла урманчы, бригадир булып эшли. Тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар бүләкләнә. Әсма әби колхозда төрле эшләрдә эшли, шулай да тормышта төп вазифасы итеп - балалар тәрбияләү һәм гаилә учагын саклауны саный. Ул Ана даны ордены белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә аның 24 оныгы һәм оныкларының 20 баласы бар. Ул алар өчен сөенеп, һәрберсенә изге теләкләр теләп, бәхетле гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев