Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авылның иң өлкән укытучысы

Ольга Андреевна Падирякованы Иске Үзи һәм Яңа Мокшино авылларында сәләтле укытучы, үзенең хезмәте белән ихтирам казанган кеше буларак беләләр. Ольга Андреевна Яңа Мокшино авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Башта Яңа Мокшино, аннан соң Иске Мокшино җидееллык мәктәбендә белем ала. 1940 елда Аксубай педагогия училищесына укырга керә. 1943 елда, укуны тәмамлаганнан...

Ольга Андреевна Падирякованы Иске Үзи һәм Яңа Мокшино авылларында сәләтле укытучы, үзенең хезмәте белән ихтирам казанган кеше буларак беләләр.

Ольга Андреевна Яңа Мокшино авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Башта Яңа Мокшино, аннан соң Иске Мокшино җидееллык мәктәбендә белем ала. 1940 елда Аксубай педагогия училищесына укырга керә.
1943 елда, укуны тәмамлаганнан соң, Иске Үзи мәктәбенә математика укытучысы итеп эшкә җибәрелә.
Әмма кадрлар җитешмәү сәбәпле җидееллык мәктәп эшли алмый. Ольга Андреевна Яңа Мокшино башлангыч мәктәбенә күчәргә мәҗбүр була.

Сугыш елларында мәктәп зур михнәтләр кичерә: язу карасы, дәфтәр, каләм җитми. Мәктәпне ягып җылыту өчен утын булмый. Урман янәшәдә генә булса да, утын алып кайтырга транспорт җитми. Аптырагач, укытучылар, укучылар белән бергә, чаналар белән урманнан утын ташыйлар. Сугыш елларында укучылар саны кискен кими. Кышын күпләр мәктәпкә йөри алмыйлар, чөнки җылы киемнәр булмый. Кыш айларында күп гаиләләр ачлыктан интегәләр, ә җәйге чорда җиләк-җимеш, гөмбә, алабута ашап көн күрәләр.
Укытучылар колхозга даими ярдәм күрсәтәләр. Саламны эскерткә китерү өчен, Ольга Андреевна үзенең сыерын җигә.
1947 елда ул «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Илленче елларда Ольга Андреевна Казан укытучылар институтында белем ала.

Ольга Андреевнаны туксан яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге, авыл җирлеге вәкилләре, мәктәп коллективы һәм күпсанлы укучылары тәбрикләде.
-Сезнең буын кешеләре бөтен авырлыкларны кичергәннәр, үз-үзләрен аямыйча хезмәт куйганнар. Кичергән михнәтләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә ныклы исәнлек, озын гомер бирсен, дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов. Ул Владимир Путинның тәбрикләвен укыды һәм бүләкләр тапшырды.

Ветеран өчен күңел шатлана. Ул яраткан кызы Людмила Павловна тәрбиясендә яши, Иске Үзи авылының иң матур урамында төзелгән якты, ямьле өйдә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев