Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авылларда шундый хатын-кызлар да бар

    Иске Тимошкино авылыннан педагогик хезмәт ветераны Надежда Шишкова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Надежда Максимовна кунакларны күтәренке күңел белән, колач җәеп каршы алды. Шишковлар гиләсе авылда гына түгел, районда да ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Сүз уңаеннан, 7 гыйнварда аларның бергә бәхетле гомер кичерүләренә 68 ел тула. Юбилярны котларга килгән башкарма...

    Иске Тимошкино авылыннан педагогик хезмәт ветераны Надежда Шишкова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.



    Надежда Максимовна кунакларны күтәренке күңел белән, колач җәеп каршы алды. Шишковлар гиләсе авылда гына түгел, районда да ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Сүз уңаеннан, 7 гыйнварда аларның бергә бәхетле гомер кичерүләренә 68 ел тула.


    Юбилярны котларга килгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов һәм безнең хәбәрчебез Надежда Максимовнаның төрле авторларның шигырьләрен яттан сөйләвен гаҗәпләнеп тыңладылар.


    ...Надя кечкенәдән кызыксынучан бала була, узган гасырның 30 нчы елларында мәктәпкә тугыз яшьтән генә алганнар, әмма ул җиде яшендә, мәктәпкә алуларын сорап, директорга үзе килә һәм кызчыкны биш куллап кабул итәләр. Әлеге очрак аңа укытучы һөнәрен сайлауда этәргеч биргәндер мөгаен. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Надя Аксубайда белем ала. Шуннан соң педучилищега укырга керә, аны имтиханнарсыз рус төркеменә кабул итәләр.


    -Әлбәттә инде, күпләр кебек, мин дә эшли башлаган булсам, гаиләгә җиңелрәк булыр иде, әмма әтием үләр алдыннан әнигә: "Надя алга таба да белемен арттырырга тиеш, аның моңа сәләте бар", дип әйтте, - дип искә ала Надежда Максимовна.


    Туксан еллык гомер юлында аңа күпне кичерергә туры килә. Юбиляр биографиясенең якты мизгелләрен: бишенче сыйныфта укыганда шигырь сөйләгән өчен район педагогларыннан зур кәнфит алуын искә төшерде. Педучилищены тәмамлаганнан соң һиндыба (сугыш елларында аны авиосәнәгать өчен үстерәләр) утауда эшләргә туры килә. Әлеге хезмәт өчен бер төргәк прәннек һәм бер шешә спирт бирүләрен, аны, кош тоткандай сөенеп, өйләренә алып кайтуын, әнисенең ир-ат эшләрен башкарган өчен авылдашларына спирт белән түләвен, сугыш башланыр алдыннан Иске Ильдеряк мәктәбендә эшли башлаган авыр вакытларны, беренче хезмәт хакын алгач Чистайга барып иң кирәкле продукт - сигез килограмм тоз сатып алуын сөйләде. Булачак тормыш юлдашы - чибәр өлкән лейтенантның аның кулын соравын, туй костюмы сатып алу өчен өлкән укытучыдан 400 сум акча алып торуын да искә алды.
    Ә ире - Николай Семенович, хатыны сөйләгәннәргә сокланып утырды һәм, "Ул нинди?" дигән сорауга, озак уйлап тормыйча: "Ул миңа Ходайдан бирелгән", дип җавап бирде. Ирле-хатынлы Шишковлар дүрт кыз бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе, әти-әниләре кебек, мөгаллимлек эшен сайлаган.


    Надежда Максимовна 44 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ул Иске Тимошкино мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. "СССРның мәгариф отличнигы", хезмәт ветераны исеменә лаек була, "Сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләре дә бихисап. Ире, балалары, оныклары янәшәсендә, аларга шатлык-сөенеч өләшеп, бәхетле озын гомер кичерүен ул Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бүләк дип саный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: