Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авылга багышланган гомер

    Ирек Камалов үзенең ярты гасырдан артык гомерен кече ватанын үстерүгә багышлый. Туган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң рус телен тирәнтен белү хыялы белән янган яшүсмергә Иске Тимошкино мәктәбендә укуын дәвам итү насыйп булмый. Улы сигезенче сыйныфка китеп барса, әнисенә тагын да кыенрак булыр иде, чөнки ул гаиләне туендыручы була....

    Ирек Камалов үзенең ярты гасырдан артык гомерен кече ватанын үстерүгә багышлый.


    Туган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң рус телен тирәнтен белү хыялы белән янган яшүсмергә Иске Тимошкино мәктәбендә укуын дәвам итү насыйп булмый. Улы сигезенче сыйныфка китеп барса, әнисенә тагын да кыенрак булыр иде, чөнки ул гаиләне туендыручы була. Җәйге каникулга чыгуга Ирек колхозда эшли башлый. Көзге салкыннарга кадәр ул атлар абзарында атлар карый, ә кыш җитү белән ындыр табагыннан складка ашлык ташу эшен башкара. Хезмәте өчен бирелгән ашлык аларга авыр хәлдән чыгу мөмкинлеге бирә. Район МТС тарафыннан авылда ачылган кыска сроклы механизаторлар хәзерләү курсларын тәмамлаганнан соң, яшүсмер трактор артына утыра. Техниканың иске булуына карамастан эшен яратып башкара ул. Ул вакытта нинди малай тимер атны егәрләү хыялы белән янмаган икән! Әмма 1965 елда колхозның яңа рәисе Исмәгыйль Хәйруллин тырыш егетне мәдәният йорты төзелешенә чакыра. Төзелеш барган вакытта, 1966 елның язында бөтен эштә актив булган егетне иске клубка мөдир итеп билгелиләр. Ул вакытта Ирек Камалов җитәкләгән колхоз комсомол оешмасында 150 егет һәм кыз берләшә.
    Авылда тормыш кайный, клуб игътибар үзәге булып тора, анда спектакльләр, концертлар куела, көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә. Тиздән аны җирле власть органына депутат итеп сайлыйлар, ә киләсе 1969 елдагы чакырылышта ул авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Әмма аңа әлеге постта күп эшләргә туры килми. Ул «Сельхозтехника» управляющиеның әлеге оешмага инженер булып күчү тәкъдимен кабул итә. Ә 1980 елда Ирек Камалов гомуми җыелышта Вахитов исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана. Әлеге постта 15 ел эшләү дәверендә хуҗалык ашлык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү өлкәсендәге югары күрсәткечләр өчен күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнә. Әлеге чорда авылны социаль үзгәртеп кору интенсив бара. Искекыязлылар табигый газның өстенлегенә районда беренчеләрдән булып бәя бирәләр.
    -Мин үземә карата ышанычны акладым дип уйлыйм,-дип сөйли Ирек Амалович.-Бүген авылдашларым тарафыннан да мин моны тоям. Туган якның чәчәк атуы өчен энтузиазм белән хезмәт куйганнары, фидакарь хезмәтләре өчен аларга рәхмәт әйтәсем килә. Соңрак район элемтә челтәре начальнигы постында һәм «Алтэкс» ООО да эшләгәндә дә мин якташларымның хезмәт сөючәнлегенә сокландым. Бүген дә авылда яңа йортлар калкып чыгуын, аның көннән-көн матурая баруын күреп, авылдашларым өчен чын күңелемнән шатланам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: