Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авыл яшәсен өчен

Аксубай районында фермер хуҗалыклары барлыкка килү тарихын Алексей Гуляков белән бәйләсәң һич тә арттыру булмас. Фермерлык тарихын гына түгел, ә инде кечкенә авылларны яңарту тарихын да. 1970 елларда Заря авылы кешеләре шәһәрләргә күчеп китә башлагач, Гуляковлар гаиләсе Чистайга барып урнаша. Башта Алексей тәртип сагы вәкиле булып эшли, аннан соң егерме...

Аксубай районында фермер хуҗалыклары барлыкка килү тарихын Алексей Гуляков белән бәйләсәң һич тә арттыру булмас.


Фермерлык тарихын гына түгел, ә инде кечкенә авылларны яңарту тарихын да. 1970 елларда Заря авылы кешеләре шәһәрләргә күчеп китә башлагач, Гуляковлар гаиләсе Чистайга барып урнаша. Башта Алексей тәртип сагы вәкиле булып эшли, аннан соң егерме ике ел гомерен Чистай һәм Яр Чаллы шәһәрләре эчке эшләр бүлегендә хезмәт куюга багышлый.

-Әмма бу дәвердә мин һәрвакытта да җирдә эшләргә хыялландым, - дип сөйли Алексей Елизарович.

Чираттагы ялны алып, 1991 елда авылына кунакка кайткач, буш кырларны, авылның акрынлап юкка чыга баруын күреп, аның кабаттан шәһәр тормышы белән яшисе килми. Бертуган Гуляковлар белән киңәшеп бер карарга киләләр: алар авылны яңартыр өчен кече ватаннарында калалар. Беренче мәлне алар уты-газы булмаган ташландык өйдә яшиләр. Беренче чәчү кампаниясе аларга үтә дә авырлык белән бирелә - техника арендага алына, аңа кирәк-яракларны район буенча җыялар.

Аннан соң бихисап кредитлар алып кына алар комбайн, МТЗ, Т-150 тракторларын һәм башка техника сатып алалар, ындыр табагы, дуңгызчылык фермасы, ферма төзиләр. Шул ук вакытта өй дә җиткезәләр, фермер хуҗалыгын үстерәләр, күбрәк продукция җитештереп, аны сата башлыйлар.

-Башта без дуңгызчылык тармагына өстенлек бирдек, терлек саны 150гә җитте, аны сату да көйләнде. Хәзер исә сөт җитештерү белән шөгыльләнәбез, - дип сөйли Алексей Елизарович. - Җәйге чорда һәр көнне 200 литрга якын сөт тапшырабыз. Көтүдә югары савым бирүче сыерлар гына - көненә 25-30 литр.

Хәзер фермер хезмәте механикалаштырылган - кирәкле барлык техника, өстәвенә "электрон көтүче" бар, хуҗалык иминлек һәм фермада сыерлар бозаулавын күзәтү өчен видеокамера системасы белән җиһазланган. Тик шулай да фермерның мәшәкатьләре җитәрлек - җирләрне чәчәргә, маллар санын арттырырга, балансланган азык хәзерләргә кирәк. Нәтиҗә булсын өчен басуларда барлык агротехник чараларны, корпусларда зур ветеринария таләпләрен үтәргә кирәк.

Алексей Елизаровичның тормыш иптәше Светлана Васильевна "ашыгыч ярдәм" фельдшеры. Аның сүзләренә караганда, ире җирдә эшләү белән вакытлыча гына мавыга, аннан соң гаиләсе янына шәһәргә кайтыр дип уйлаган. Берничә ел ул авыл һәм шәһәр арасында яшәгән, ә кызлары мәктәпне тәмамлаган.

-Авылга кайткач мин үзем дә кызыксына башладым - терлекләр санын карыйсы, аларга прививкалар ясыйсы, рационга витаминнар кертәсе, терлекләрнең үрчемен исәптә тотарга кирәк иде, - дип сөйли Светлана Васильевна.

Хәзер ул һәр чәчкеч һәм агрегатның маркасын яхшы белә.

Светлана Васильевна Заряга кайткач, авыл тормышы тамырдан үзгәрә - монда ул үзенең зур өендә авыл өчен бәйрәмнәр оештыра башлый (чөнки клуб юк). Зарядагы күп кенә үзгәрешләр Светлана Васильвна һәм Алексей Елизаровичның казанышы. Фермер Гуляковлар авылда үткәрә торган барлык чараларны оештыруны, авылны төзекләндерүне - гадәти шимбә өмәләреннән алып, чишмәне яңартуга, балаларның, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннар һәм сугыш чоры балаларының ялын оештыруга оештыруга кадәр. Тагын шуны әйтәсе килә, ирле-хатынлы Гуляковлар бер генә бала - кызлары Натальяны тәрбияләп үстергәннәр. Тик алар экологик чиста, сәламәт мохиттә авылга мәхәббәт тәрбияләү өчен асрауга өч бала алалар. Аларны хезмәткә өйрәтеп һәм иң мөһиме, ата-ана назын биреп үстерәләр.

Кайгырту - Гуляковларның гаилә сыйфаты. Районны газлаштыру чорында авылдашлары турында кайгыртып, Заряны планга кертер өчен Алексей Гуляков хәтта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка барган, өч көн Кремльгә эшкә кебек йөргән, ә аннан уңай нәтиҗә белән кайткан.

Зарялылар әйтүенчә, Гуляковлар авылны берләштергәннәр, аны төзекләндерүдә үрнәк булып торалар. Хәзер Заряда искергән өйләр юк - егерме елдан артык вакыт эчендә, Гуляковлардан соң һәр гаилә үзенә мәһабәт өй салып керде. Авылга күчеп киткән авылдашлар кайта башлады.

-Авылда яшәү- ул зур хезмәт тә, шул ук вакытта рәхатьлек тә бирә, - дип әйтәләр ирле-хатынлы Гуляковлар. - Безнең табигатебез искиткеч матур, бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булган менә дигән авылдашларыбыз бар. Район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин да безгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торалар. Сәламәтлегебез булганда җирдә эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Җитмәсә, хуҗалыгыбызда күп эшләр башкарылды, авылны төзекләндерү өчен планнар тормышка ашырылды. Заря - оҗмах бакчасы, безгә юл гына кирәк. Бу хыялыбыз да тормышка ашыр һәм ягага киткән авылдашлар кире кайтыр дип ышанабыз. Кулың һәм башың булса, авылда да эшләп-яшәп була.

Гуляковларның кызы Наталья чит телләр факультетын тәмамлаган, хәзер ул Яр Чаллыда Алабуга Икътисад зонасында белгеч булып эшли, үзенең инглиз теле клубын ачкан, менә дигән ире һәм ике баласы бар. Һәр җәйне Наталья балалары белән авылга кайтып, рәхәтләнеп ял итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев