Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авыл укытучысы

Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, үзенең һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә тиеш. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Педагогик хезмәт ветераны Рифнур Гафиятов гомере буена нәкъ менә шундый законнар буенча яши һәм эшли. Рифнур Гомәровичның туган авылы Яңа Думада менә шул сыйфатлары...

Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, үзенең һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә тиеш.


Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Педагогик хезмәт ветераны Рифнур Гафиятов гомере буена нәкъ менә шундый законнар буенча яши һәм эшли. Рифнур Гомәровичның туган авылы Яңа Думада менә шул сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр дә инде. Биредә аның укучылары яшәмәгән бер генә йортны да таба алмыйсың.
Ветеран-педагог быел яңа уку елы башында беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керми. Аңа 60 яшь тулды. 35 ел эшләү дәверендә мәктәпкә, балаларга күпме көч һәм энергия сарыф ителгән! Укучылар белән күпме чишмәләр чистартылган, истәлекле урыннар өйрәнелгән, төзекләндерелгән! Рифнур Гафиятов әлеге еллар дәвамында тарих фәнен генә укытып кына калмый, үзе белем биргән укучыларда туган төбәккә мәхәббәт тә тәрбияли. Алар белән бергә элеккеге әйберләрне берәмтекләп җыеп, мәктәпнең туган якны өйрәнү музеен булдырып, авылның бай эчтәлекле үткәнен саклап калырга тырыша. Аның укучыларының иншалары экологик-туган якны өйрәнү юнәлешендәге Республика һәм Бөтенроссия конкурслары нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны гына яулап калмый, ә иң яхшы дип табылган эш Мәскәү журналларының берсендә басылып чыга.
Мәгариф өлкәсендәге озак еллар фидакарь хезмәте өчен Рифнур Гафиятов «ТР мәгариф хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә һәм «РФ ның мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» исеменә лаек була.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе постында да Рифнур Гафиятов беренче чиратта авылдашлары мәнфәгатьләренә таянып эш итә. Аларның күптәнге хыялларын тормышка ашырып, капиталь күпер төзи. Ул хезмәт куйган җиде ел дәверендә сигез фатир төзелә. Нинди генә вазыйфа башкарса да-укытучымы, директормы яки совхоз җитәкчесеме, тормыш иптәше-педагог, мәгариф отличнигы Римма Бакировна тарафыннан һәрвакыт аңлау һәм таяныч таба. Шуның өчен илһамланып хезмәт итә дә инде. Ә хатыны мәктәптә 42 ел балалар укыта. Әти-әниләре лаеклы ялга чыккач Гафиятовларның кызлары шатланып бетә алмыйлар, Чөнки алар үзләренең буш вакытларын бер-берсенә багышлаячак.
-Таң аткач яки кояш батканда ишегалдына чыгып табигать хозурлыгына соклану, ел фасылларының алмашынуын күзәтү нинди зур бәхет икән,-дип сөйли Рифнур Гомәрович-Яфраклар саргаеп, бер-бер артлы җиргә сарыла, инеш буеннан су исе аңкый, ә авыл өстен акрын гына соры томан каплый. Бернинди шәһәр дә, чит ил дә кирәкми. Туган як, туган авыл табигате, үзең яшәгән урам, нигездән дә кадерлерәк тагын нәрсә бар икән соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев