Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авыл белән бәйле гомер юлы

Якташыбыз, районыбызның данлыклы улларыннан берсе булган Нәҗип Бакиров бөтен гомерен җирдә эшләүгә багышлый. 70 яше тулуга карамастан, ул әле дә сафта, икътисадның мөһим секторы булган "Җир" Республика кадастр үзәген" җитәкли. Нинди генә урында эшләсә дә, Нәҗип Баһман улы авылны, аның көнкүрешен, район аграрийлары эшен ныгыту өчен күп көч куя. Ул...

Якташыбыз, районыбызның данлыклы улларыннан берсе булган Нәҗип Бакиров бөтен гомерен җирдә эшләүгә багышлый.


70 яше тулуга карамастан, ул әле дә сафта, икътисадның мөһим секторы булган "Җир" Республика кадастр үзәген" җитәкли. Нинди генә урында эшләсә дә, Нәҗип Баһман улы авылны, аның көнкүрешен, район аграрийлары эшен ныгыту өчен күп көч куя.

Ул дәһшәтле сугыш елларында, 1944 елның 16 апрелендә Иске Кыязлы авылында дөньяга килә. Ишле гаиләдә алты малай һәм дүрт кыз тәрбияләнә. Сугышта авыр яраланган әтисе 1943 елда туган авылына әйләнеп кайта. Әнисе исә колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, балаларын тәрбияли.
Еллар авыр булуга карамастан, Нәҗип Бакиров белемгә омтыла, Ул туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, ә Иске Ибрай мәктәбендә урта белем ала. Авылда бер ел эшләгәннән соң, 1961 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Өченче курстан соң Совет Армиясе сафларына алына, өч ел танк гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, укуын дәвам итә. Үзе исәпләвенчә, Вахитов исемендәге колхозда практика үтү чоры, аның тормышын үзгәртә.

-Мин беренче күнекмәләрне туган авылымда алдым,-дип искә ала Нәҗип Баһман улы. - Хуҗалыкта агроном булмау сәбәпле мине баш агроном итеп билгеләделәр. Институтта алган белемемне эштә кулланырга туры килде. Шул ук елны мин язгы чәчүдән алып, урып-җыю эшләре тәмамланганчыга кадәр эшләдем. Гомумән, мин үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрдем, ә инде уңышның мул булуы мине канатландырды. Бу чорда тәҗрибәле механизаторлар, гади игенчеләр үзләренең төпле киңәшләре белән минем остазларым булдылар. Шул ук вакытта мин кешеләр белән эшләү серләренә төшендем.
Ә инде 1969 елда ул Иске Кыязлы авылына дипломлы белгеч булып кайта. Бу чакта аның гаиләсендә беренче баласы-кызы Гүзәл дөньяга килә. Өч ел авылда эшләгәннән соң, район җитәкчелеге яшь белгечне "Октябрь" колхозы рәисе итеп билгели.

26 яшьлек җитәкчегә җиңел булмый, әлбәттә. Районда иң зурлардан саналган хуҗалыкта эшләү дә зур җаваплылык таләп итә. Аның сүзләренә караганда, ул эшкә килгәндә хуҗалык әйбәт торышта булмый. Азыклар җитешми, терлекчелек тә авыр чор кичерә. Ул чакта Нәҗип Баһман улы төннәр буе йокламый, азык табу юлларын эзли, техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. Аның тырышлыгы юкка булмый-авыл халкы яшь җитәкчегә зур өметләр баглый. Хуҗалыкта язгы кыр эшләре уңышлы үткәрелә. Җәйге һәм көзге чорда хуҗалык кышлатуга ныклы азык базасы һәм мул уңыш белән керә. Бер ел ярым вакыт дәверендә "Октябрь" колхозы районның алдынгы хуҗалыклары исәбенә керә. Бу чакта Бакировлар гаиләсендә тагын бер күңелле вакыйга була-аларның уллары Алмаз туа.

-Нәҗип Бакиров кайда гына эшләсә дә, үзенең кече ватанын онытмый. Ул һәрвакытта да якташларының уңышларына шатланып яшәде һәм яши, - дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. - Без шундый якташыбыз булуы белән горурланабыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Аксубайлылар, Сезнең районны үстерүгә керткән өлешегезне онытмыйлар. Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим!

Өч елдан соң аягында нык басып торган хуҗалыктан Нәҗип Бакировны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп күчерәләр. Бу вазыйфада да аның эшләре бихисап була. Бөтен җирдә дә механикалаштырылган терлекчелек корпуслары төзелешләре башлана. Районда республикада беренчеләрдән булып дуңгызчылык комплексы эшли башлый. Шул вакытта аның өченче баласы-кызы Алсу дөньяга килә.
Аннан соң 1977 елда ТАССР партия өлкә комитеты карары белән аны Әлки районы башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. Ә инде 1982 елда Нәҗип Баһман улын шул ук районның беренче секретаре итеп куялар.

Монда ул эшләгән еллар дәверендә типовой мәктәпләр, клублар төзелгән, асфальт юллар салынган, газ кертү эшләре алып барылган. Шулай ук шифаханәләр, күперләр, яңа терлекчелек биналары һәм башка корылмалар сафка баскан.

1990 нчы елда казанышлары өчен халык аны ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлый, монда ул комитетны җитәкли һәм Аппарат җитәкчесе итеп сайлана. 1995 елда Нәҗип Баһман улы ТР Министрлар Кабинеты Аппаратын җитәкли һәм бу вазыйфада 1998 елга кадәр эшли. Шул ук елны аны «Татземляпредприятие"нең мөһим секторларының берсенә күчерәләр. Бу чакта җир реформалары, җирләрне бәяләү эшләре алып барыла.
Бу эштә аңа үзе туплаган тәҗрибә, белем бик тә ярап куя. Кыска гына вакыт эчендә үзгәртеп корылган "Земля" РКЦ предприятиесе республика җирләренең яңа картографиясен төзи, салым салу өчен аларның кадастр бәясен ачыклый, авыл хуҗалыгы җирләренең туфрак уңдырышын тикшерә. Бу чорда ул җитәкләгән кадастр үзәге Идел буенда иң алдынгыларның берсенә әверелә.

Нәҗип Баһман улы өлге итеп алырлык гаилә башлыгы да әле. Тормыш иптәше Венера Габделхак кызы белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә алар төрле тармакларда хезмәт куялар. Бакировлар дүрт оныкларының яраткан әби-бабасы.
Нәҗип Бакиров Аксубай якташлар җәмгыяте эшенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Туган авылына да ярдәме тия аның. Бүген дә аңа якташлары киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр һәм ул зур йөрәкле кеше буларак һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев