Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Атлар яратучы әби

Карасу авылында яшәүче Гиматдинова Минҗамал Мингата кызына апрель аенда 85 яшь тула. Әмма аның җилдән-җитез йөрүенә күпләр кызыгырлык әле. Читтән ярдәм көтмичә, болын хәтле өйдә үз көнен үзе күреп яшәп ята, район үзәгендә яшәүче балаларында да еш кунак була ул. Хәтере дә бик әйбәт аллага шөкер, үткән елларын искә төшерә...

Карасу авылында яшәүче Гиматдинова Минҗамал Мингата кызына апрель аенда 85 яшь тула.


Әмма аның җилдән-җитез йөрүенә күпләр кызыгырлык әле. Читтән ярдәм көтмичә, болын хәтле өйдә үз көнен үзе күреп яшәп ята, район үзәгендә яшәүче балаларында да еш кунак була ул. Хәтере дә бик әйбәт аллага шөкер, үткән елларын искә төшерә башласа, күз алдына кинокадрдан карагандай, ил-халык язмышы килеп баса.
Татар Сөнчәлесе авылында туып-үскән кыз дәһшәтле сугыш чоры михнәтләрен ул чор кешеләре кебек, үз җилкәсендә күтәрә. 14 яшеннән колхоздагы барлык эшләрдә катнаша, маллар карый, колхоз көтүен көтә. Шуңадырмы, Минҗамал Мингата кызының бу дөньяда иң яратканы-ат. Задорный кушаматлы атын әле дә сагынып искә ала ул.
Сабантуенда ат ярышында катнашу хыялы бүгенгә чаклы озата килә аны. Шушы матур, рәхәт дөньяда 100 яшькә хәтле яшисе иде дигән теләге дә бар. Моңа аның гомере буе мәзәк телле, шаян холыклы булуы да тәэсир итәдер, бәлки. Югыйсә авырлыкларны да күп күргән үзе. Алты бала тәрбияләп үстергән Минҗамал әби бүген балалары, оныкларының исән-сау булуына сөенеп яши. 85 нче язын каршы алган Минҗамал әбигә тагын бик күп юбилейларын үткәрергә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гиматдинова Минҗамал Мингата кызы Карасу авылы