Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ата-ананың гомере баласын көтеп уза

    Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның чираттагы датасы алдыннан хәрби комиссар, хәрби-интернационалистлар һәм газета хәбәрчесе ел саен традицион рәвештә әлеге канлы вакыйга корбаны булган солдатларның әти-әниләре янында булалар. Мәңгегә унсигез-егерме яшьлек булып калган егетләрнең туган нигезләрендә делегация вәкилләрен якын кешеләрен көткән кебек каршы алалар. Әфган, Чечен һәм башка локаль сугышларда катнашкан...

    Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның чираттагы датасы алдыннан хәрби комиссар, хәрби-интернационалистлар һәм газета хәбәрчесе ел саен традицион рәвештә әлеге канлы вакыйга корбаны булган солдатларның әти-әниләре янында булалар.


    Мәңгегә унсигез-егерме яшьлек булып калган егетләрнең туган нигезләрендә делегация вәкилләрен якын кешеләрен көткән кебек каршы алалар. Әфган, Чечен һәм башка локаль сугышларда катнашкан район ветераннарының әлеге традициясе моннан күп еллар элек пәйда булды. Сугышчы-интернационалистлар бу дата алдыннан һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре янына бүләкләр белән киләләр, ә язын аларның каберләрен зыярәт кылалар.

    Яңа Ибрай авылында безгә сугышчы-интернационалчы Фәрит Нургатин кушылды.

    - Әфганстанда без өч сыйныфташ - Әхат, Илһам һәм мин хезмәт иттек, аннан тик миңа гына исән-имин кайтырга насыйп булды, - дип сөйли Фәрит. - Әфганстанда Әхатне очраклы гына очраткач бик куандым, ул ике атнага бер тапкыр үзенең хәрби машинасында безгә дизель ягулыгы алырга килә иде. Бер тапкыр Әхат килмәде, һәлак булган - Кабул-Баграм юлында шартлауга дучар булган, иптәшләре утырган машинаны саклап, уттан алып чыккан, дип әйткәч, ышанмадым. Соңгы минутка кадәр дөрес түгелдер, дип көттем, тик тиздән әнидән, Әхат үлгән, дигән хәбәр алдым ...

    Улларын югалткан ата-аналар бүген дә әче күз яше белән елыйлар.

    Яңаибрайлы Сөләймановлар өенә улларының һәлак булуы турындагы хәбәр 1987 елның июнендә килә.

    - Армиягә чакырылганнан соң дүрт айдан Илһам Әфганстан Демократик Республикасына эләкте, автоколонна составында сугыш кирәк-яраклары ташыды, автоколонна өзлексез утка тотылды, - дип искә алып сөйли Илһамның әнисе Гөлҗиһан Мәслах кызы.

    Илһам 1987 елның 12 июнендә һәлак була - ул идарә иткән автомобильгә зыян килә, солдат аны тиз генә төзәтеп, утка тоту зонасыннан алып чыгарга тели. Бу вакытта ул каты яралана, гомере өзелә. Сугышчыны үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.

    - Безнең Әсхатебез 1988 елның җәендә һәлак булды, ул ягулык-майлау материалы ташый иде - 60тан артык хәрби рейс ясаган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр, - дип ачы күз яшьләренә тыгылып искә ала Әхатне әнисе Мәдинә Нургали кызы.

    Насретдиновлар өендә Әхат турындагы хәтер почмагы түрдән урын алган, Яр Чаллыда яшәүче хезмәттәш дусты Азат Әхмәтханов Әхат идарә иткән хәрби машина макетын алып кайткан, ә анда утка тотуга дучар булган автоколоннаның номерлары язылган.

    Мансур Гыйззәтуллинның әнисе улын искә алып, аның үләре алдыннан күргән төшен сөйләде.

    - Иртә таң белән Мансурны җиләк җыярга уятам имеш, ә ул айның 13 числосында (ә Мансур 13 сентябрьдә дөньяга килгән) туучылар бәхетсез була, йә бик иртә үләләр, йә тормышлары барып чыкмый, ди, - дип күз яшьләрен сөртте Гамирә Минзакир кызы. - Ә бала чакта ул гел сугышлы уйнарга яратты ...

    Сентябрь аенда Мансурга унсигез яшь тула, октябрьдә армиягә алалар, декабрьдә Әфганстанга җибәрәләр. Мансур армиягә алынганнан соң дүрт ай хезмәт иткәч - 1981 елның 20 февралендә һәлак була. Ә 17 февральдә гаиләсе аңардан хат ала, ул анда кайткач нинди эшләр башкарачагы турында план корган була. Ватанны саклаучылар көнендә авыл Мансурны соңгы юлга озата. Ул Әфган сугышы юлларын бергә кичкән авылдашы Хәйдәр кулында җан бирә. Рядовой радиотелефончы Мансур Гыйззәтуллин үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

    Иске Тимошкинодан Сергей Еграшкин да Ватанны саклаучылар көнендә җирләнә. Унсигез яше тулып өч атна узгач, Сергей солдат гимнастеркасы кия. Ә сигез ай хезмәт иткәннән соң туган йортына цинк табутта кайта. 1988 елның 7 гыйнваренда язган соңгы хатында Сергей әти-әнисен, тиздән Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару башланачак, дип тынычландыра. Бу көнгә кадәр өч ай алдан Сергейның гомере өзелә.

    Иске Ибрай авылыннан ирле-хатынлы Ганиевлар улларын Чечен сугышында югалталар. Делегация әлеге гаиләдә дә булды. Ганиевлар өенә берьюлы ике сугыш кырыннан хатлар килә - өлкән уллары Фәрит үзенең интернационал бурычын Әфган сугышында үтәсә, кечесе Алмаз 1996 елда Чечня сугышында Грозный шәһәрендәге Минутка мәйданында барган бәрелешләрнең берсендә һәлак була.

    - Ана йөрәге беркайчан да тынычланмый, ул һәрвакыт баласын көтә, - дип сөйли яу кырында калган сугышчының әнисе Наҗия Нимәтҗан кызы.

    Мактаулы миссия белән дистәләгән километр юл үтеп, һәлак булган сугышчы-интернационалистларның әти-әниләре янында булып, делегация вәкилләре уллары турындагы хәтерне онытмаулары өчен чиксез рәхмәт сүзләре ишетәләр. Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга да 27 ел тулды, алар Ходайдан бер генә нәрсә - башка бер генә ата-анага да мондый ачы хәсрәт килмәсен, уллары туган йортларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде, дип ялваралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: