Артиллеристны котладылар
Җиңү көнендә район башлыгы Камил Гилманов Яңа Ибрай авылыннан сугышта катнашучы Ибраһим Шәйхетдиновны бәйрәм белән котлады.
Ул Россия Презеденты Владимир Путинның котлавын тапшырды, республика җитәкчелегеннән һәм шәхсән үзеннән иң изге теләкләрне җиткерде. Ибраһим Сәхәп улын 18 яшендә фронтка алалар. Суслонгер мари укыту лагеренда укулар үткәч ул запас гаубич-артиллерия бригадасына күчерелә.
Шул составта ул Карелиягә эләгә, Ленинградтагы һөҗүм операцияләрендә, Заполярьены саклауда катнаша. Сугыштан 1946 нчы елның ноябрь аенда кайта, агач остаханәсендә эшли башлый. Ул авылдашларының көнкүрешен яхшыртуда булыша һәм төрле бизәкләр белән җиһазлар ясый. Агач остасы гомер буе туган авылында яши һәм район файдасына хезмәт куя.
– Без фронттагы батырлыгыгыз һәм сугыш елларында илебез икътисадын торгызуда катнашкан өчен сезнең алда баш иябез, – дип билгеләп үтте район башлыгы. Сезнең батырлыгыгыз һәм чыдамлылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!
Ветеран хис-тойгыларын һәм кичерешләрен яшермәде, чөнки бүгенге баш өстебездәге тыныч күк йөзе – бу аның да казанышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев