Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аның осталыгына Ростропович та сокланган

    Аксубай районыннан агач остасы илебез башкаласын яулаган. Аның тарихы корал ясаучы Англия осталарыннан да уздырган даһи Тула остасы "Левша" Лесковныкына охшаш. Әнвәр Кәбиров Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Яшьтәшләре кебек, ачлыгын да күрә, сугыш кыенлыкларын да кичерә, кырда, урманда авыр хезмәт куеп, Җиңүне якынайту өчен тырыша. 1945 елның көзендә ФЗО...

    Аксубай районыннан агач остасы илебез башкаласын яулаган.

    Аның тарихы корал ясаучы Англия осталарыннан да уздырган даһи Тула остасы "Левша" Лесковныкына охшаш. Әнвәр Кәбиров Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Яшьтәшләре кебек, ачлыгын да күрә, сугыш кыенлыкларын да кичерә, кырда, урманда авыр хезмәт куеп, Җиңүне якынайту өчен тырыша. 1945 елның көзендә ФЗО мәктәбенә укырга кереп, агач эшкәртү цехында агач остасы һөнәрен үзләштерә.

    Курсларны тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә, СССР Министрлар Советының җиһаз җитештерү фабрикасына эшкә җибәрәләр. Бу авыл малаеның тормышын тамырдан үзгәртә. Ә берничә еллардан соң агач эше остасының даны Мәскәүдә таралган була инде. Күренекле, абруйлы шәхесләр аңа җиһаз, интерьер әйберләренә заказлар бирә башлыйлар. Композитор Арно Бабаджанян, язучы Юрий Нагибин, шагыйрьләр Роберт Роҗдественский һәм Владимир Симоновның, космонавт Владимир Комаров һәм башка бик күпләрнең өйләрендә "Яңартучы Ә.Кәбиров" дигән зәвыклы язу пәйда була.

    - Совет чорының опера җырчысы Галина Вишневская Германиядә гастрольләре вакытында, аның тормыш иптәше антиквар һәм бик сирәк очрый торган җиһазлар белгече Мстислав Ростропович, хатыны кайтканчы аның өчен утырып бизәнү урындыгына заказ бирде, - дип сөйли Әнвәр Галимҗан улы.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, композитор булдыклыгы, тыйнаклыгы өчен Әнвәр Кәбировны ихтирам итә. Хәтта чит илдә яшәгәндә дә, Әнвәр дус, дип аның белән хат аша аралаша. Бу хатлар Кәбировлар гаиләсендә хәзер дә кадерле ядкарь буларак саклана.

    Әнвәр Галимҗан улы менә 6 ел инде Яңа Ибрай авылында яши. Кече ватаны аңа яңа көч өсти. Мөмкинлектән чыгып, ул кирәк-яраклар, тартмачыклар ясап, туганнарына бүләк итә.

    - Реставраторлар - алар бездә матурлыкны тупаслыктан, ялган ялтыравыкны чын мәдәни байлыктан аера белү хисләре тәрбияләгән мохитне саклаучылар, - диде останы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Камил Гилманов. - Оста куллы булганыгыз, кече ватаныгызны еракларда танытканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә тагын күп елларга җитәрлек күтәренке кәеф, иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.

    Камил Гилманов һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров изге теләкләрен белдереп, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырдылар. Кәбировлар гаиләсенең күпсанлы туганнары да котлауларга кушылды, алар арасында тантана гаеплесенең бертуган энесе, туган якны өйрәнүче, җирле ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров тә бар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: