Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аның казанышлары чиксез

Педагогия хезмәте ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Ирек Галиуллинга 75 яшь. Ирек Абделхак улы Нурлат районының кечкенә бер авылында дөньяга килә. Сугыш башлангач ук, аның әтисе үзе теләп фронтка китә, ә инде ике ай үткәч аның үлеме турында "кара кәгазь" килә. Әнисе, Минсрур Гыйльметдин кызы, 32 яшендә дүрт бала белән ялгызы...

Педагогия хезмәте ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Ирек Галиуллинга 75 яшь.


Ирек Абделхак улы Нурлат районының кечкенә бер авылында дөньяга килә. Сугыш башлангач ук, аның әтисе үзе теләп фронтка китә, ә инде ике ай үткәч аның үлеме турында "кара кәгазь" килә. Әнисе, Минсрур Гыйльметдин кызы, 32 яшендә дүрт бала белән ялгызы кала, иң кечесе - Иреккә нибары ун ай була.

Сугыш тәмамлана. Тормыш үзгәрер, кешеләр ачлыктан интекмәс, дип уйлый халык. Тик сынаулар алда да күп булган икән әле.

Әнисе Ирекнең белемгә омтылуын күрә һәм улының авылда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, сигез чакрым ераклыкта урнашкан Әлмәт авылы мәктәбенә укырга йөрүенә каршы төшми. Аягына чабата кигән, букча аскан Ирек иртәнге сәгать алтыдан чыгып китә. Каникуллар вакытында колхозда эшли. Үгез җигеп печән ташый, атлар көтүен көтә, үсә төшкәч техниканы үзләштерә һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Мәктәптән соң Биләр район газетасы редакциясендә, Октябрь районы "Дуслык" газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1963 елда КДУга тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча укырга керә. Шул ук вакытта Иске Татар Адәмсуы мәктәбендә укыта. 1966 елның августында Ирек Абделхак улын авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының Аксубай район комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 1978 елда КПСС райкомының пропаганда бүлеге мөдире, аннан соң инструктор итеп билгелиләр. 1981 елның сентябрендә халык депутатларының район Советы сессиясендә Ирек Галиуллинны мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасына раслыйлар, бу постта ул егерме ел эшли. Берничә тапкыр район һәм поселок советы депутаты итеп сайлана.

Ул дәвердә районда 92 белем бирү учреждениесе эшләгән. Балаларга 1050 педагог белем биргән. Ирек Абделхак улы эшләгән елларда 11 урта һәм 20 башлангыч мәктәп, 17 балалар бакчасы, ашханәләр, гаражлар һәм башка объектлар файдалануга тапшырыла. Унике йөк машинасы, 4 автобус, чылбырлы һәм тәгәрмәчле 11 трактор сатып алынган. Белем бирү учреждениеләрен газ белән җылытуга күчерү өчен аңа күпме җитәкченең бусагасын таптарга, көч куярга туры килә.

ХХ гасыр азагында укучыларның кабинетларда кыш көне өс, баш киемнәрен киеп утыруларын бераз көлемсерәп искә аласың. Савгач яки Сөнчәле кебек мәктәпләрдә бүлмәләрне 35-40ар мич ягып җылытканнар.

Ирек Абделхак улы утын хәзерләү өчен диләнкә бүлеп бирү үтенече белән йөри, аны чыгару өчен техника эзли. Соңрак мәктәпләр ташкүмер, нефть белән җылытыла.

Газ кертү мәсьәләсе килеп баскач, проект-смета документациясенә мәктәпләрнең акчасы булмый.

2000 нче ел азагында Кәкре Күл һәм Сосновка тулы булмаган урта мәктәпләреннән тыш, барлык урта һәм төп мәктәпләр газ белән җылытуга күчерелде.

Укучыларны спорт, хезмәт белән тәрбияләүгә, мәктәп каршындагы участоклар, ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә.

- Бөтен эшемдә, яңа башлангычларымда тормыш иптәшем Лена Таһир кызы төп терәгем булды.- Без 46 ел бергә иңгә-иң куеп яшибез.

Галиуллиннарның бер-берсенә карата мөнәсәбәте җылы һәм дустанә. Алар бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә зур, мәһабәт өйдә яши. Оныклары әби-бабалары янына еш килеп йөриләр. Ирек Абделхак улы пенсиядә дә кул кушырып утырмый. Ул берничә ел рәттән мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, районның Ижтимагый совет мәсьәләләре буенча комиссияне җитәкләде. Хәзер шахмат түгәрәген алып бара.

Ирек Галиуллин - ул мәгариф системасын торгызу һәм үстерү чорын гәүдәләндерүче легенда. Укытучыларның, методистларның күпчелеге аны яхшы яктан гына искә алалар. Ул аларның остазы һәм яклаучысы була.

Эшләү дәверендә Ирек Галиуллин "Фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "СССРның гражданнар оборонасы отличнигы" күкрәк билгеләре, ВЦСПС, профсоюзлар союзы, Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары, ТР Президенты М. Ш. Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинның Рәхмәт

хатлары белән бүләкләнгән. 1991 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәктәп

укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев