Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аның исеме үлемсез

    Дүшәмбе көнне чираттагы тапкыр Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруны билгеләп үттеләр. Әфган сугышында безнең авылдан өч егет катнашты: Николай Еремеев (авылда яши, аның гаиләсендә ике малай тәрбияләнде, икесе дә армиядә хезмәт иттеләр, оныклары бар), Вячеслав Енизаров (буй җиткән улы бар). Ә Владимир Маркин - безнең күңелләрдә мәңгегә 19 яшьлек егет...

    Дүшәмбе көнне чираттагы тапкыр Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруны билгеләп үттеләр.


    Әфган сугышында безнең авылдан өч егет катнашты: Николай Еремеев (авылда яши, аның гаиләсендә ике малай тәрбияләнде, икесе дә армиядә хезмәт иттеләр, оныклары бар), Вячеслав Енизаров (буй җиткән улы бар). Ә Владимир Маркин - безнең күңелләрдә мәңгегә 19 яшьлек егет булып калды. Володя Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбендә белем ала, мәктәп дружинасы аның исемен йөртә. Ул 1968 елның 1 октябрендә Ольга Романовна һәм Агафон Петрович Маркиннар гаиләсендә дөньяга килә. Тыныч, тыйнак малай булып үсә. Бала чагыннан хезмәтне үз итә, әтисенә - агач эшкәртү остаханәсендә, әнисенә эне-сеңелләрен тәрбияләүдә ярдәм итә.

    Мәктәптә дә тырышып укый. Барлык фәннәр белән дә кызыксына, бигрәк тә хезмәт һәм тарих фәннәрен ярата. Нәрсәгә генә алынса да, барысы да бик шәп килеп чыга аның. Аның кулы белән ясалган урындык, сыерчык оясы, уклау, гөл чүлмәге һ.б. әле дә аның төсе итеп саклана. Аларның сыйныфы безнең мәктәпнең тәүге чыгарылыш сыйныфы иде, калганнар да аларга тиңләште. Володя комсомол комитеты әгъзасы иде. Миннән берничә яшькә өлкәнрәк булса да, мин аны комитет эше буенча яхшы хәтерлим. Без бергә чаралар планын эшләдек, кичәләр оештырдык. Барысы да озын гомерле, бәхетле булырлар кебек иде. Ул хәрби училищега укырга керергә хыялланды. Казанда медкомиссия узды, Казан танк училищесыннан чакыру да алды хәтта. Әмма китмәде - армиядән кайткач укырга керергә карар кылды. Һәм менә, 1986 елның 18 октябрендә аны армиягә алдылар. Хатларында ул Ашхабадта укулар узуы, Әфганстанга җибәрүләре турында яза. Дөрестән дә сугыш барган республикага эләгә. 1988 елның июлендә Маркиннар улларыннан соңгы хат алалар. Анда тиздән аларның часте әлеге республикадан чыгарыласы турында хәбәр ителә. Солдат бу адрес буенча башка хат язмауларын үтенә, исән булып Союзга чыккач, үзе хәбәр итәргә вәгъдә бирә - бу аның өчен соңгы көннәр булуын сизгән диярсең. 15 июль көнне аларның частен Әфганстан демократик республикасыннан чыгарганда, Володяның хәрби машинасы шартлауга дучар була. Каты яраланган сугышчыны госпитальгә алып киләләр. 1988 елның 18 июлендә аның гомере өзелә. Гаиләсе өчен бу мәңге төзәлмәслек яра, сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык авыр кайгы була. Аны җирләгәннән соң әти-әнисе часть командирыннан хат ала. Анда, ул хезмәт вакытында Володя үзен курку белмәс, батыр йөрәкле, катлаулы хәрби бурычларны үтәргә сәләтле итеп күрсәтте дип яза, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашуын белдерә. Сугышчыны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәләр. Туган авылында аның турындагы якты истәлекне хөрмәтләп саклыйлар. Владимир Маркин призына чаңгы ярышлары уздырыла, мәктәптә хәтер почмагы булдырылган, анда аның шәхси әйберләре, хатлары, бүләкләре саклана, чаралар, тантаналы линейкалар үтә.

    Фото cs623931.vk.me

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: