Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аның хөрмәтенә шигырьләр укылды

Иске Савруш авылында яшәүче Мария Герасимовага 90 яшь тулды.

Бу көнне хезмәт ветераны йортында иң якын кешеләр җыелды. Мария Ефремовнаны юбилее белән чын күңелдән котладылар. Кунакчыл йортка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкчелегендәге рәсми делегация килде.

- Хөрмәтле Мария Ефремовна, сезнең яшьлегегез ил тормышында булган   авыр чорга туры килде. Сез сәламәтлекне кызганмыйча, яхшы киләчәк хакына армый-талмый эшләдегез. Район җитәкчелеге исеменнән хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән сезне туксан яшьлек юбилеегыз  белән котлыйм! Озак еллар сәламәт булып, балалар һәм оныклар янәшәсендә яшәвегезне телим, – дип ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева да  хезмәт ветеранын истәлекле дата белән ихлас күңелдән котладылар.  

– Миңа шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт, – диде тантана гаеплесе. 

Герасимовлар  гаиләсендә бу көнне кунаклар бик күп булды. Уллары, кызлары, киленнәре, кияве, бертуганнары аңа саулык, иминлек теләделәр. Аңа багышланган шигырьләр, халык җырлары яңгырады. Мария Ефремовна дулкынланудан күз яшьләрен сөртеп куя. Өстәл артында чуаш, татар, рус җырлары башкарылды. Мария түтинең югалтулары да күп: 64 ел бергә гомер иткән ире, узган ел бер улы гүр иясе булган.  

Сугыш чоры буынының барлык вәкилләре кебек, аның тормышы да җиңелләрдән булмаган. 15-16 яшендә Татарстанның Кама аръягы зонасына урман эшкәртүгә озаталар. Андагы авырлыкларны һаман да хәтерендә саклый ул. 

Ире белән яшәгән елларын иң бәхетле чор дип саный әби. Василий Федорович аның өчен гомере буе ышанычлы терәк була. Алар дүрт ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ире гомере буе колхозда эшли. Балта остасы да, терлекче дә булган.

Әле берара Кама автомобиль заводы төзелешендә дә эшләп кайта. Мария Ефремовна колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Балалары да шундый ук тырыш, тәртипле булып үскәннәр. Хәзер инде үз балаларын үстергәннәр. Мария Ефремовна оныкларга бай. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Дүрт ел элек, йорт хуҗасы вафат булгач, Түбән Камадан кызы әнисен карау өчен ата-ана йортына кайта. Шушы авылда яшәүче улы, килене, яраткан оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Зур гаиләнең  өстәл артына бергә җыелуы әниләре өчен зур бәхет. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев