Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аның бурычы – кешеләргә ярдәм итү

Иске Савруш авылы фельдшеры Надежда Кузьмина 26 ел гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган.

Бу игелекле һәм кирәкле һөнәргә юлны Надежда Казан училищесында акушер бүлегендә укудан башлый һәм шул ук шәһәрдә кече табиблар арасында дәвам итә. Ул гаиләдә беренче медицина хезмәткәре, бу өлкәне ул әтисе үтенече белән сайлый, әйтерсең дә ул бу һөнәрдә Надежда үзенең бөтен потенциалын тормышка ашырачагын тойган.

Һәм, дөрестән дә, Надежда турында бөтен авыл халкы яхшы фикердә, аннан башка булмый – амбулатор кабул итүләр, өйгә чакыртулар, мәктәп укучыларына, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә медицина тикшерүләре, нарасыйларны патронажлау, профилактик эшләр.  Шулай ук ФАП белән идарә итәргә кирәк, район үзәк хастаханәсеннән дарулар, йогышсызландыру препаратлары, спирт алып кайтырга, бинаны чиста һәм тәртиптә тотарга – санитарка вазыйфасын да үтәргә туры килә.

Надежда хезмәт юлын Аксубай бала тудыру йортында башлый. Башта акушерка булып, аннары поликлиникада эшли. Ире Андрей белән Иске Саврушка күченгәч, нәкъ менә Иске Саврушта фельдшер булып эшләү мөмкинлеге булмый. Тугыз ел дәвамында Надежда Яңа Чуаш Адәмсуы һәм Яңа Татар Адәмсуы авылларына йөреп эшли, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Көн саен үзе руль артына утырып, башка авылга чыгып китә, көндез чакыруларга йөри, кемнеңдер гомере кыл өстендә булган вакытта хәтта эштән соң, кич һәм төнлә дә юлга чыгып китәргә туры килә аңа.

Авыл фельдшерының эше җиңелләрдән түгел. Иске Саврушта прописка буенча 410 кеше, ә даими рәвештә 360 тан күбрәк кеше яши, уртача фельдшер-акушерлык пунктына көн саен 10 ар пациент мөрәҗәгать итә, Надежда Ивановна якынча шул кадәр үк күләмдә чакырулар да кабул итә.

Коронавирус йогышы таралу вәзгыятенә бәйле рәвештә, халык район хастаханәсенә барудан тыелып тора. Аксубайга, кагыйдә буларак, тикшеренү һәм табибтан дәвалану алу өчен баралар, ә аннары фельдшер күзәтүе астында торалар, ул укол да ясый, яраларны да бәйли.

ФАПта процедура һәм фельдшер, акушерлык һәм балалар кабинетлары бар. Тик менә бинага ремонт таләп ителә.

– Якын киләчәктә безнең авылда да модульле ФАП төзелер яисә булган бина ремонтланыр дип өметләнәм, – ди фельдшер.

Надежда һәрвакыт элемтәдә тора, аның телефон номерын авылның һәр кешесе белә, телефон номерының ун еллап инде үзгәргәне юк, дип шаярта фельдшер. Без фельдшер янына килгәндә, кабул итүдә авыру бар иде һәм без сөйләшүне чак тәмамлый алдык – аңа шалтыраттылар һәм Надежда Ивановна чакыруга ашыкты. Ә, ф ельдшер һөнәрен сайлавыңа үкенмисеңме, дигән сорауга ул: «Әлбәттә юк!» - дип җавап бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев