Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алтын йөрәкле юбиляр

Хезмәттәшебез – чуаш дубляжы газетасы тәрҗемәчесе Ирина Крюкова бүген күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Редакциягә ул 1985 елда эшкә килә, моңа кадәр 12 ел педагогикада хезмәт куя – Яңа Тимошкино мәктәбендә – башлангыч сыйныфлар укытучысы, Иске Мокшино мәктәбендә – рус теле, Кәкре Күл мәктәбендә тарих укыта.

Чуаш дубляжы газетасы буенча мөхәррир урынбасары вазыйфасында ул әнисе – Ольга Сергеевна Атряскинаны алмаштыра. 

Тәрҗемә һәм текстларны дөресләү белән генә чикләнмәгән, ә актив рәвештә рус телендә мәкаләләр дә язган хезмәткәрне бер елдан төп рус газетасына хәбәрче итеп, ә тиздән хатлар бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында ул бер ел эшли.

Журналистикага 38 ел гомерен биргән Ирина Васильевна, 2018 елның декабрендә дубляж газетасына тәрҗемәче кирәк булу мохтаҗлыгы килеп тугач, баш тартмады.

Аның эшкә бирелгәнлеген әйтми булмый. Ул чуаш газетасын берүзе чыгара. Параллель рәвештә шәхси теләге белән чуаш телендәге ВКонтакте берләшмәсендә, үзенең туган теле өчен җан атып һәм борчылып, «Ял пурнасе» төркемен алып бара.Ирина Крюкованың каләме бүген дә укучыларга таныш – ул туган телендә дә, рус газетасы өчен дә мәкаләләр яза.

–Чуашлар үзләренең туган телләрен һәм мәдәниятләрен белергә тиеш – тел юкка чыкса, милләт тә булмаячак, – дип саный Ирина Васильевна һәм үз халкының үзенчәлеген саклап калу өчен күп көч куя.

Аның беркайчан да зарланганын ишетмисең, нинди генә гозерне  йөкләсәң дә, аны вакытында үти, ул һәрвакыт позитив, ихлас, ярдәм кулы сузарга әзер.

Аның төп газетаның иҗат коллективы составында эшләгән елларында район газеталары арасында уздырылган «Алтын йөрәкле журналист» республика бәйгесендә I урын алуы очраклы түгел.
Тормыш иптәше педагогика ветераны Павел Крюков белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары – Анастасия КамАЗ сәүдә компаниясендә инженер булып эшли, уллары – Владимир – «Таттелеком» ААҖдә машина йөртүче. Үзләренең балалары үсеп җиткәч, ир белән хатын сигез яшьлек Игорьне тәрбиягә алдылар, ул әле бер ай элек кенә армиядә хезмәт итеп кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев